ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2014 ел
шимбә
Бүген Лаешта гражданнарны аварияле торактан күчерү программасында катнашучыларга тантаналы шартларда яңа фатир ачкычлары тапшырылды. Чарада ТКХ реформалаштыруга ярдәм фонды идарә рәисе - генераль директоры Константин Цицин, фондның күзәтү советы рәисе Сергей Степашин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин катнашты.

Татарстан Республикасында 2014 елгы күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы тәмамланды. Гомуми мәйданы 5 млн. кв. метр булган 816 күп фатирлы йортлар 4 млрд. 695 млн. сумга ремонтланды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.


26
декабрь, 2014 ел
җомга

Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы Россиядә иң абруйлы һәм мөһим сәүдә-сәнәгать палаталарының берсе һәм республика икътисады үсешендә зур роль уйный. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 ел йомгакларына багышланган ТР ССПның бәйрәм чарасында хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Түбән Камада «ТАНЕКО» комплексын төзү проектын гамәлгә ашыру буенча республика штабының йомгаклау утырышы уздырылды. Утырышта «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «ТАНЕКО» ААҖ генераль директоры Леонид Алехин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең “Сыйфат өчен” премияләренә 10 нчы республика конкурсы лауреатлары һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләрне Татарстанның беренче вице-премьеры Алексей Песошин тапшырды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының IX съезды эшендә катнашты. Чара «Корстон» ДСКК мәйданчыгында узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, барлык муниципаль берәмлекләрдән делегатлар катнашты.

Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында ел саен уздырыла торган Республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүген Казанда, ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда, бүләкләү тантанасы булды. Республиканың 93 муниципаль берәмлеге һәм ике шәһәр округының 7 муниципаль учреждениесе җиңүче булды. Татарстан Президенты исеменнән конкурста җиңүчеләргә 100 "Шевроле Нива" җиңел автомобиле ачкычлары тапшырылды. Бүләкләү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рус география җәмгыяте»БИОның Татарстан Республикасындагы региональ бүлекчәсенең «Антарктида - 100» экспедициясендә катнашучылар белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Исегезгә төшерәбез, «Антарктида-100» Россия экспедициясе иң көньяк материгы янында суга чумганнар иде.


25
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда тантаналы рәвештә ачык һавадагы "Нәфис" боз шугалагы ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рустәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский катнашты.

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк банкы Рәисенең беренче урынбасары Сергей Швецов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук РФ ҮЗ Идел-Нократ Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары – ТР Милли банкы идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International