Бүген Казанда ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” Директорлар советы утырышы узды. “КАМАЗ” ААҖ фәнни-техник үзәкнең автомобиль агрегатлары һәм махсус техника буенча баш конструкторы Андрей Савинков, аерым алганда, электромобиль транспорты үсеше турында белдерде. Сүз аккумляторлары троллейбус челтәрләренең база станциясендә зарядка ала торган экологик яктан чиста автобуслар булдыру турында сүз бара. Шулай ук кече электробуслар төзү ниятләнә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Эфир» телекомпаниясе коллективын региональ эфирда алдынгы урынны күп еллар саклап калулары өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенең массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге 2014 елгы премияне яулаулары белән котлады. Бу хакта «Эфир» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Андей Григорьевка юлланган телеграммада әйтелгән.
Бүген Казанда “Ел спортчысы-2014” тантаналы чарасы барышында 2014 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы спортчыларны бүләкләделәр. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Идел буе дәүләт физик культура һәм спорт академиясенең концертлар залында спортчылар, тренерлар, спорт оешмалары вәкилләре, иганәче компанияләре җитәкчеләре катнашты.
“Татнефть-Арена” боз сараенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган бәйрәмдә мәктәпнең җәмәгатьчелек тормышы лидерлары, уку алдынгылары, фестиваль һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, шул исәптән Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләреннән 2 меңләп укучы катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәге объектлары буенча киңәшмә барышында Калинин, Пехотная, Ремесленная урамнарында, Горный тыкрыгында урнашкан агач йортларны карап чыкты.
Беренче пункт Калинин урамы булды, анда агач архитектурасы объектлары яхшы сакланган. Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова бу урынның XIX гасырдан бирле Өченче тау дип аталуын әйтте.
Татарстан Республикасы 2014 елга планлаштырылган бөтен программаларны да башкарды, шул исәптән социаль программаларны да. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәмамланып килүче ел нәтиҗәләренә багышланган гадәттәге федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары белән очрашуда белдерде. Без елны зур буламаган икътисадый үсеш белән тәмамлыйбыз, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, әлбәттә, үсеш темпларының зуррак булуын теләр идек. Салым керемнәренә, төп капиталга инвестицияләргә килгәндә – барлык бу параметрлар башкарылган, дип билгеләде ул.
Бүген Казанда муниципаль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты - сәүдәгәр Леонтий Кекин йортын реставрациядән соң ачу тантанасы узды. Элек "Идел" кунакханәсе булган объект архитектор Христофор Пашковский проекты буенча төзелгән.
Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, сәнгать эшлеклеләре катнашты.