Бүген Мәскәүдә РФ ТЭМ каршында аккредитацияләнгән чит дәүләтләр илчеләре өчен Россия Тышкы эшләр министрлыгы бинасында Татарстан Республикасы презентациясе узды. Чарада Россия Федерациясе тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Хөкүмәте, Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Бүген Мәскәүдә Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясенә (RITB) Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдир иттеләр. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Нәкый Карааслан һәм Төркия Республикасының Россия Федерацияседәге Тулы вәкаләтле Илчесе Өмет Ярдым, 300дән артык Төркия бизнесмены катнашты.
Татарстан җитәкчелеге Төркия белән мөнәсәбәтләрне югары бәяли һәм аларны киңәйтергә ниятли. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Нәкый Карааслан һәм Төркия Республикасының Россия Федерацияседәге Тулы вәкаләтле Илчесе Өмет Ярдым белән очрашуда хәбәр итте. Республиканы ассоциация әгъзаларына тәкъдир итәр алдыннан Мәскәүдә узган бу очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равиль Әхмәтшин, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.
Бүген Казанда "Россия Федерациясе территорияләрен комплекслы үзләштерү һәм үстерү максатларында автомобиль юллары челтәрен камилләштерү турында" Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы утырышы йомгаклары буенча РФ Президенты йөкләмәләре исемлеген үтәү эшен оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин үткәрде, шулай ук киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында Татарстан икътисады өчен кайбер кызыклы проектлар каралды. «Хальдор Топсе» (Haldor Topsoe) компаниясенең мөмкинлекләре хакында «Хальдор Топсе» ЯАҖнең газ-химия департаменты җитәкчесе Максим Вальковский сөйләде. Бу презентация ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның агымдагы елның 14 октябрендә Даниягә сәфәре нәтиҗәләре буенча оештырылган иде.
Индонезиянең Көнбатыш Суматра провинциясе губернаторы Ирваном Праитно җитәкчелегендәге делегация белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Казан Кремлендәге очрашуда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестиицон үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев һәм берничә Татарстан предприятиесе җитәкчесе катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче утырышында катнашты.
Президиум парламентарийларкаравына 41 мәсьәлә керткән иде, шул исәптән 23е – Татарстан Республикасы законы проекты. Ун закон проектын беренче укылышта карау планлаштырыла, 9ы – икенче укылышта. Көн тәртибенең төп мәсьәләсе –2015 елга, 2016 һәм 2017 елларга Татарстан Республикасы бюджетының икенче укылышка әзерләнгән проекты. Барлыгы 113 төзәтмә кертелгән, шулардан 8е Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты тарафыннан кире кагуга тәкъдим ителә. Шулай ук бүген кадрлар мәсьәләсе каралды.