ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Идел буе спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатория корпусында “2014 ел студенты” Россия милли премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының балалар һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә Дәүләт сәясәте департаменты директоры Александр Страдзе, Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Россия Студентлар һәм студентлар берләшмәләре ассоциациясе рәисе Вячеслав Адерихин, ТР Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров катнашты.

ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов адресына җибәрелгән хатта хәбәр ителә. Исегезгә төшерәбез, ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова «Болгар» тарих-архитектура комплексын ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүне бәйрәм итү уңаеннан уздырылган чаралар кысаларында Татарстан Республикасына килгән иде (2014 елның 20 августы).

Казан метросы һәм “Казан” халыкара аэропорты – Россиядә инвалидлар өчен иң җайлаштырылган объектлар. Бу хакта бүген, 3 декабрьдә башланачак инвалидлар декадасына багышланган, ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр ителде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Чара ТР Хөкүмәте йортында үтте (Казан, Ирек мәйданы, 1). Утырышта 2014 елның 10 аенда компаниянең бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның декабрь аена, шулай ук 2015 елга бюджет расланды.


24
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Икътисадны модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы совет президиумы утырышында катнашты.

Чара Краснодар краенда (Усть-Лабинский районы, Железный хуторы) уздырылды, утырышның төп темасы илнең агросәнәгать комплексы буенча фикер алышу булды.

Утырышны Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды.


23
ноябрь, 2014 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлегенә эш сәфәре кысаларында БМӘ икътисад министры Солтан бән Саид Әл-Мансури белән очрашты. Очрашу Дубайда узды.


22
ноябрь, 2014 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре” республика конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.  “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре” республика конкурсының кагыйдәләре буенча ул ел саен Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте дәрәҗәсен күтәрү, дәүләт идарәсенең алдынгы тәҗрибәләрен тарату, иң яхшы профессиональ алымнар һәм белемгә ия дәүләт хезмәткәрләрен ачыклау һәм аларны бүләкләү максатында үткәрелә. 

Социаль ипотека механизмын кулланып, кешеләрне авария хәлендәге торактан күчерү буенча Татарстандагы бүгенге схема – проблеманы хәл итүнең бердәнбер мөмкинлеге. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында уздырылган традицион атналык республика киңәшмәсендә хәбәр итте.


21
ноябрь, 2014 ел
җомга
Бүген Казанның "Татнефть -арена" боз сараенда “Turkvizyon-2014” II Халыкара җыр конкурсы финалы булды. Финал өлешендә 15 җырчы чыгыш ясады. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТӨРКСОЙ генераль секретаре Дүсен Касеинов, төрки телле илләрнең һәм оешманың төбәк-әгъзалары мәдәният министрлары мәртәбәле кунак сыйфатында катнашты.
Бүген Казан Ратушасында ТӨРКСОЙ Халыкара төрки мәдәният оешмасы Даими шурасының XXXII утырышы бара. Утырышның ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТӨРКСОЙ Генераль секретаре Дүсен Касеинов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International