Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тимер юл тармагы үсеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты. Чара Мәскәүдә, «Россия тимер юллары» ААҖнең үзәк офисында узды.
Бүген Казанда, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан, ТР Президенты исеменнән кабул итү чарасы узды. Мәдәни-күңел ачу комплексларының берсендә республиканың иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре, агросәнәгать бизнесы, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре җыелган иде. Тантаналы кабул итүдә катнашучыларны якынлашып килгән бәйрәм белән котлап, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бу елның авыл хуҗалыгы өчен гади генә башланмавын искәртеп узды.
Бүген Татарстан Республикасы Милли банк коллективына яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе үзәк банкы Рәисенең беренче урынбасары Георгий Лунтовский һәм башкалар катнашты.
20 елдан артыграк Татарстан Республикасы Милли банкын җитәкчеләгән Евгений Богачев отставкага китте. Аны моңарчы Татарстан Республикасы икътисад министры вазыйфасын биләгән Мидхәт Шаһиәхмәтов алыштырды.
Бүген Казан федераль университетының Мәгълүмат технологияләре һәм системалары югары мәктәбе нигезендә Cisco Инновацион үзәге ачылды. Ачылуга багышланган чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук ачылуда Cisco компаниясенең EMEAR регионында эш итү буенча президенты Крис Дедикот, Cisco компаниясенең индустриаль алымнар бизнесын үстерү һәм стратегиясе буенча глобаль җитәкчесе Мэтью Смит, ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк банкы Рәисенең беренче урынбасары Георгий Лунтовский белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Милли банкының элеккеге башлыгы Евгений Богачев һәм шушы урында аны алмаштыручы Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Cisco компаниясе делегациясе белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Cisco компаниясенең индустриаль алымнар бизнесын үстерү һәм стратегиясе буенча глобаль җитәкчесе Мэтью Смит, ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Туризм буенча CITS Кытай агентлыгы җитәкчесе Юй Ниннин ханым белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук республика транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «Казан» халыкара аэропорты» ААҖ генераль директоры Алексей Старостин катнашты.
Бүген Казан "Баскет-хол"ында кичә билгеләп үтелгән Халыкара уктыучылар көненә багышланган бәйрәм узды. Анда Татарстан Президеты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Тантаналы чара башланыр алдыннан ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, СССРның халык укытучысы Әнәс Сәлахов һәм КФУ ректоры Илшат Гаффуровтан видеокотлаулар күрсәтелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, бүгенге көндә республика мәгариф системасында 74 меңгә якын кеше эшләвен билгеләп үтте. "Бу республиканың гаять зур интеллектуаль потенциалы", - дип ассызыклады ул.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кайбер указларга имза салды. Татарстан Республикасы Президентының 2014 елның 6 октябрендәге ПУ-964 номерлы Указы белән Айрат Шәфигуллин Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре итеп билгеләп куелды.Моңарчы Айрат Шәфигуллин Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазыйфасын биләгән иде.