ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2014 ел
җомга
Республика икътисадының торышы турында мәгълүмат җыючы һәм аны эшкәртүче “Ачык Татарстан” системасы дәүләт хакимияте эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм итә. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Сочи-2014” халыкара инвестиция форумы кысаларында узган дискуссиядә ясаган чыгышында хәбәр итте.
Бүген Татарстан Премьер-министры илдар Халиков Сочида халыкара инвестиция форумының пленар утырышында катнашты. Утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады.

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанага Казахстанда ТР Мәдәнияты көннәренә багышланган бәйрәм чараларында катаншу өчен килде.  Астана шәһәре аэропортында Татарстан Республикасы Президентын Астана шәһәре Хакиме Имангали Тасмагамбәтов,Россия Федерациясенең Казахстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Бочарников, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР  ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Ак-Барс Холдинг" ААҖ җитәкчесе Иван Егоров һәм башкалар каршы алды. 

Бүген, Урман хезмәткәрләре көне алдыннан (21 сентябрьдә билгеләп үтелә), республика урманчылыгы җитәкчеләренә “Нива” автомобильләре ачкычлары тапшырылды. Республика башлыгы, аларны сәламләп, барыннан да элек, урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. “Бу тармак бик мөһим. Анда эшли торган кешеләр куелган бурычларны башкару өчен техника белән тәэмин ителергә тиеш”, - дип билгеләп үтте Р. Миңнеханов. Ул автомобиль ачкычларының ел саен тапшырылуын искәртте.

Бүген “Сочи-2014” халыкара инвестиция форумы кысаларында гадәттәгечә Саклык банкы оештырган “эшлекле иртәнге аш” узды. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген Татарстан премьер-министры Илдар Халиков Сочида һәр ел була торган инвестиция форумында катнаша. Татарстан делегациясе составында шулай ук ТР вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, республиканың Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТРның Туризм буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров бар.

18
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

"Татарстанда масштаблы проектларны гамәлгә ашыру 2020 елга кластерда сәнәгать җитештерүе күләмен өч мәртәбәгә арттырырга һәм 2 трлн. сум дәрәҗәсенә җиткерергә ярдәм итәчәк. Бу максатка ирешү өчен социаль, транспорт, энергетика һәм инженер инфраструктурасын алданрак барырлык итеп үстерү өчен дәүләт ярдәме кирәк", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясаганда.

Бүген Чаллыда Шәһәр советының чираттан тыш сессиясе узды. Анда шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрхать Латыйповның һәм шәһәр мэры Васил Шәйхразиевның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу мәсьәләсе каралды. Утырышта республика Премьер-министры Илдар Халиков катнашты һәм ул башкарма комитетның яңа җитәкчесен тәкъдим итте.
Бүген көндез ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкче тәкъдим ителде. Ул вазифаны әлегә кадәр ТРның Арча муниципаль районы белән идарә иткән Алмас Нәзиров биләде.

2010 елдан бирле министрлык белән җитәкчелек иткән Наил Мәһдиев, башка эш урынына күчү сәбәпле, бу вазифадан киткән.
Бүген Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатория корпусында территориаль салым органнарының семинар-киңәшмәсе эшен башлады. Анда салым тикшерүләрен, салым бәхәсләрен судка кадәр җайлау һәм аларның судта каралуын планлаштыру мәсьәләләре каралачак. Киңәшмә эшен Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасарлары Дмитрий Егоров һәм Сергей Аракелов җитәкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International