ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Түбән Камада Идел буе федераль округының Татарстан кадетлар корпусы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич катнашты. Михаила Бабич инициативасы буенча ИФОнда 4 кадетлар корпусы булдырылган. Татарстанда 2004 елдан эшләп килгән Түбән Камадагы кадетлар корпусы округ статусын алды. Хәзер ул Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемен йөртә. Анда 252 курсант белем алачак.

31
август, 2014 ел
якшәмбе

Татарстанда 2014 елда капремонт программасы буенча яңа уку елы башлануга барлык мәктәпләр дә тулысынча ремонтланган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылучы атналык киңәшмәдә хәбәр ителде. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

 Кадерле дуслар! Барлык укучыларны, студентларны, ата-аналарны, укытучылар һәм тәрбиячеләрне, Татарстан мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.


30
август, 2014 ел
шимбә
Бүген Сарман районының Җәлил поселогында Татарстан Республикасы көненә һәм торак пунктның 50 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, “Татнефть” ААҖнең генераль директоры Наил Маганов катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Горький исемендәге реконструкцияләнгән Үзәк мәдәният һәм ял паркында булды.

Исегезгә төшерәбез, паркта реконструкция уздырылды, монда заманча балалар мәйданчыклары ясалды, велосипедта һәм җәяү йөрүчеләр өчен маршрутлар уздырылды, мемориаль зона яңартылды, яңа фонтан төзелде.

Бүген Горький ис. паркта 30 август Республика көнен бәйрәм итү чаралары уза.

Бүген, Республика көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшырды. Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда узган тантаналы чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнаштылар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов һәм Кырым Республикасының милләтара мөнәсәбәтләр һәм депортацияләнгән гражданнар буенча Дәүдәт комитеты рәисе Заур Смирнов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан анда Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты Департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Татарстан Республикасының Кырым Республикасында даими вәкиле Ильяс Темиргәлиев катнаштылар. Очрашуда катнашучылар кайбер юнәлешләр буенча алга таба багланышлар мәсьәләләре, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә элемтәләр турында сөйләштеләр. Шулай ук Кырым Республикасының алга таба үсеше мәсьәләләре турында да сүз барды. 

Татар авылы кешеләренең шәхси хуҗалыкларын күрсәтә торган скульптур композиция бүген Иске Татар бистәсендә пәйда булды – Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтының Казандагы филиалы студентлары үз эшләрен шәһәргә бүләк итеп тапшырдылар. Скульптураларны бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та бәяләде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка театр сәнгате музее проектын тәкъдир иттеләр. Бу чара музей урнашачак бинада узды.


Татар театр сәнгате музеен Г.Камал исемендәге театр каршында Татарстан урамындагы реставрацияләнгән 8нче йортта урнаштыру карала.

Бүген, Республика һәм Казан шәһәре көнендә, республика башкаласының Яңа Савин районында уникаль “Умка” балалар бакчасын ачу тантанасы булды. Бу Татарстанда ясалма боз катырылган шугалаклы бердәнбер балалар бакчасы булуы белән үзенчәлекле. Бакча ачылышы тантанасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчелеге вәкилләре килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International