ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа уку елы башлануга Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының әзерлеге мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Министрлар Кабинеты әгъзалары, шулай ук видеоконференция режимында муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

Бүген Казанда Вахитов районы җәмәгать судьяларының яңа бинасы ачылды. Судьяларны яңа бинага күченүләре белән котларга Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Югары Суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев, Татарстан юстиция министры Лариса Глухова килде.

Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарлары торышын тикшереп тору буенча опратив штаб булдырылды. Аның төп максатлары – азык-төлек товарларының ваклап сату һәм күпләп сату бәяләренә көн саен мониторинг уздыру, социаль әһәмиятле туклану продуктларына бәяләр үсешен булдырмау. Штаб җитәкчесе итеп Татарстан Республикасы Премьер-миинстрының беренче урынбасары Алексей Песошин билгеләнде.


13
август, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Чаллыда булды. Республиканың Хөкүмәт башлыгы “Камгэсэнергострой” ААҖнең 50 еллыгы уңаеннан уздырылган тантанада катнашты һәм берничә объектны карады.

Татарстан Республикасы Президентты Рөстәм Миңнеханов Кирсан Илюмжинов исеменә, Халыкара шахмат федерациясенә сайлануы белән котлап, телеграмма җибәрде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Физкультура, спорт һәм туризм академиясе студентлары Рәсүл Ишмөхәммәдовны һәм Кирилл Шамшуринны «Каноэ-4» дисциплинасында 1000 метр дистанциягә байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча 2014 ел дөнья чемпионатында җиңүләре белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов Идел буе Физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якубов, Россия Федерациясе атказанган тренеры Владимир Логинов, халыкара класстагы спорт остасы Рәсүл Ишмөхәммәдов һәм халыкара класстагы спорт остасы Кирилл Шамшурин адресына котлау телеграммасы җибәрде.

Татарстан Республикасында 2014 елның беренче яртыеллыгында тулай төбәк продукты күләме 746,8 млрд. сум тәшкил иткән, үсеш темпы чагыштырмача бәяләрдә 101,2% тәшкил иткән. Сәнәгать җитештерүе индексы узган елның шушы чорына 100,6% тәшкил иткән.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасында иң аз хезмәт хакы турында килешүне имзалау процедурасы барышында белдерде. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.
Татарстан Республикасында иң аз хезмәт хакы турында Татарстан Республикасының Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасының Эш бирүчеләр берләшмәсе координацион советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында килешү имзаланды.

Килешүгә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасының Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Татарстан Республикасының Эш бирүчеләр берләшмәсе координацион советы рәисе Александр Лаврентьев имзаларын куйдылар.

12
август, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Төркиянең Казандагы генераль консулы Сабри Тунч Ангылы белән очрашуы барышында Рәҗәп Тайип Эрдоганга Төркия Республикасындагы президент сайлауларында җиңүе уңаеннан котлау белдерде. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.
Татарстан Республикасында урып-җыю барышында 3,1-3,2 млн. тонна иген сугып алыначак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.

Брифинг уңыш җыю һәм мөгезле эре терлек өчен азык әзерләү мәсьәләләренә багышланган иде. Бу чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук интернет челтәрендә on-line режимында трансляцияләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International