Татарстан Республикасында соңгы ике ел ярымда 200 дән артык көнкүреш коррупциясе очрагы кисәтелде. Шулар арасында сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль өлкәдәге күренешләр – фиктив медицина белешмәләре, законсыз социаль түләүләр алуны оештыру (эшсезлек буенча субсидияләр), армиядә хезмәт итүдән законсыз азат ителү, вузларга укырга керү вакытындагы күренешләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә иганәчләр ярдәме яисә ирекле ярдәм итү сылтавы белән акча таләп итү. Болар һәм тагын башка күп кенә көнкүреш коррупциясе факторлары турында бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы совет утырышында сөйләштеләр. Чара Казан Кремлендә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырыды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнаштылар.
«Казан-Арена» стадионында дөнья чемпионаты буенча беренче матч узды. Бүген Казанда яңа стадионда «Рубин» Россия футбол Премьер-лигасы чемпионатының дүртенче туры матчында Мәскәү «Локомотив»ын кабул итте. Матчка мөхтәрәм кунаклар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия футбол берлеге башлыгы Николай Толстых, Казан мэры Илсур Метшин килгәннәр иде.