ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2014 ел
шимбә

Татарстан Республикасында бөртеклеләрне җыюга керештеләр. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары –авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марта Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырда. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков катнашты.

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларда капиталь ремонт эшләре барлык мунициципаль районнарда башланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.


25
июль, 2014 ел
җомга
“Чистай” индустриаль паркында бүген ике яңа проект төзелеше башланып китте: болар “Дельрус Чистай” компаниясенең медицина препаратлары заводының икенче чираты, шулай ук “Органик табигый продуктлар” (Израиль) компаниясенең “Агропарк” заводы. Ике проектка да инвестицияләр күләме 1,5 млрд. сум тәшкил итә.

Тантналы чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Чистай муниципаль район башлыгы Илдүс Әхмәтҗанов катнашты.

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында “Иннополис” МИЗ төзелеш мәйданчыгында булды

Ул Казаннан 30 километрда урнашкан Иннополис инновацион иярчен шәһәрнең төзелә торган объектларын карады. Карау барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ачыклык кертеп барды.

Киләчәктә мәгариф, хәзерге заман мәгарифе проблемалары, Россия икътыйсады үсеше, икътыйсади кризистан чыгу юллары – бу һәм башка проблемалар турында сорауларны бүген РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасарына “Президент академиясенең Җәйге кампусы” халыкара мәгариф форумында катнашучылар бирде.

Бүген Россиянең беренче вице-премьерыннан тыш, слетта катнашучылар белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау да очрашты. Искә төшерәбез, Россиянең 21 регионнан килгән иң яхшы студентлар слеты, яртысыннан артыграгы Россия Халык уҗалыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте академиясе һәм аның филиаллары студентлары, «Казан» тау чаңгысы спорт-савыктыру комплексы базасында уза. Форумга барысы 250 кеше килгән, шул исәптән 30 чит илләр студенты.

Россиягә киләчәктә дә, дөнья базарында ихтыҗ булганда, чималны һәм энергия ресурсларын киләчәктә дә активрак экспортка чыгарырга кирәк, дип саный Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов. Бу хакта ул бүген “Казан” тау чаңгысы спорт-савыктыру комплексы базасында уза торган “Президент академиясенең Җәйге кампусы” халыкара мәгариф форумында катнашучылар белән очрашу барышында белдерде.

2015-2019 нчы елларга Татарстанның нефть, газ, химия комплексын үстерү Программасын эшләү төгәлләнә. Бу хакта бүген ТР Прзиденты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган “Татнефтехиминвест-холдинг”ААҖ Директорлары советы утырышында компаниянең генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте. Аның мәгълүматы буенча, аны тормышка ашыру, 2013 нче ел белән чагыштырганда, комплекста производство үсешен 28 процентка тәэмин итәчәк. 2020 нче елга эшләп чыгаруны тагын 17 процентка арттыру өчен нигез бар. Комплекс уртача елына 4 процентка үсәргә тиеш.

Бүген Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлары советының чираттагы утырышы булды.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев Мәскәү шәһәр Думасы рәисе Владимир Платонов белән очрашты.

Татарстанга эш визиты белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килде. «Казан» халыкара аэропортында Игорь Шуваловны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International