ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2014 ел
җомга

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең “Татарстан: инновацион төбәк мәгарифе” пленар утырышы онлайн режимда интернет челтәре аша ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында трансляциянәчәк.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Саба муниципаль районында эшлекле сәфәрдә. Сәфәренең төп максаты – мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика киңәшмәсендә катнашу.

Моннан тыш, ТР Министрлар Кабинеты башлыгы рәсми затлар озатуында Саба районының берничә белем бирү учреждениесендә булачак.

14
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Болгарда VI халыкара форум ачылды. Форумның рәсми өлеше Истәлек билгесе конференц-залында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ИРСИКА генераль директоры Халит Эрен катнашында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа уку елы башлануга Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының әзерлеге мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Министрлар Кабинеты әгъзалары, шулай ук видеоконференция режимында муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

Бүген Казанда Вахитов районы җәмәгать судьяларының яңа бинасы ачылды. Судьяларны яңа бинага күченүләре белән котларга Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Югары Суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев, Татарстан юстиция министры Лариса Глухова килде.

Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарлары торышын тикшереп тору буенча опратив штаб булдырылды. Аның төп максатлары – азык-төлек товарларының ваклап сату һәм күпләп сату бәяләренә көн саен мониторинг уздыру, социаль әһәмиятле туклану продуктларына бәяләр үсешен булдырмау. Штаб җитәкчесе итеп Татарстан Республикасы Премьер-миинстрының беренче урынбасары Алексей Песошин билгеләнде.


13
август, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Чаллыда булды. Республиканың Хөкүмәт башлыгы “Камгэсэнергострой” ААҖнең 50 еллыгы уңаеннан уздырылган тантанада катнашты һәм берничә объектны карады.

Татарстан Республикасы Президентты Рөстәм Миңнеханов Кирсан Илюмжинов исеменә, Халыкара шахмат федерациясенә сайлануы белән котлап, телеграмма җибәрде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Физкультура, спорт һәм туризм академиясе студентлары Рәсүл Ишмөхәммәдовны һәм Кирилл Шамшуринны «Каноэ-4» дисциплинасында 1000 метр дистанциягә байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча 2014 ел дөнья чемпионатында җиңүләре белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов Идел буе Физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якубов, Россия Федерациясе атказанган тренеры Владимир Логинов, халыкара класстагы спорт остасы Рәсүл Ишмөхәммәдов һәм халыкара класстагы спорт остасы Кирилл Шамшурин адресына котлау телеграммасы җибәрде.

Татарстан Республикасында 2014 елның беренче яртыеллыгында тулай төбәк продукты күләме 746,8 млрд. сум тәшкил иткән, үсеш темпы чагыштырмача бәяләрдә 101,2% тәшкил иткән. Сәнәгать җитештерүе индексы узган елның шушы чорына 100,6% тәшкил иткән.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасында иң аз хезмәт хакы турында килешүне имзалау процедурасы барышында белдерде. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International