ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2014 ел
җомга

101 илдән 800ләп спортчы бүген Казанда фехтование буенча дөнья чемпионаты ачылуда катнашты. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, шулай ук Россия Спорт министры Виталий Мутко, Халыкара фехтование федерациясе президенты Алишер Усманов та катнашты.

Казанда фехтование буенча дөнья чемпионатын уздыру Татарсатнда бу төр спорт традицияләрен яңадан булдыруга ярдәм итә. Мондый фикерне бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, бүген дөнья чемпионаты ачылуга багышланган пресс-конференция барышында белдерде. Пресс-конференциядә шулай ук Халыкара фехтование федерациясе президенты Алишер Усманов, Россиянең Олимпия комитеты башлыгы Александр Жуков катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кириллга изге Сергий Радонежский тууына 700 ел тулу уңаеннан котлау телеграммасы җибәрде.

«Чын күңелемнән Сезне, Сез Святейшествоны, һәм бөтен Рус Православие Чиркәвен елның мөһим вакыйгасы - изге Сергий Радонежский тууына 700 ел тулуны бөтен Россия бәйрәм итүе белән котлыйм, - диелә телеграммада.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округлары социаль проектлары конкурсы җиңүчеләренә һәм лауреатларына сертификатлар тапшыру тантанасы булды.

Халык социаль проектлары конкурсының фиинал этбы 15 нче июльдә ТР Икътисад министрлыгында узды. Конкурс комиссиясе 10 җиңүчене һәм 43 лауреатны билгеләде. Бүген ТР Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Алексей Песошин аларга сертификатлар тапшырды.

Физкультура һәм спортны үстерү – Россия Федерациясенең һәм, аның регионы буларак, Татарстан Республикасының социаль сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Фэйр Плэй –спортта намуслылык һәм казанышлар» халыкара конгрессының пленар очрашуында чыгыш ясаганда әйтте.

Конгресс «Корстон» ККК мәйданчыгында (Казан) уза, ул Fair Play халыкара комитеты премиясен бирү тантанасы (2014 елның 19 июлендә «Пирамида» КККда булачак, Казан) уңаеннан уздырыла.


17
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанга Халыкара фехтование федерациясе (FIE) президенты, Россия олимпиячеләренә ярдәм фондының попечительлек советы әгъзасы, Россиянең билгеле эшмәкәре Алишер Усманов килде.

“Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев каршы алды.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы һәм Карелия Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә имза салынды. Документка имзаны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Карелия Республикасы Башлыгы Александр Худилайнен салды.

Исегезгә төшерәбез, Карелия Республикасының Александр Худилайнен җитәкчелегендәге делегациясе ике көнлек (2014 елның 16-17 июле) визит белән Казанга килде.


16
июль, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов автомобиль юллары челтәрен камилләштерү мәсьәләсе буенча Мәскәүдә Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумының эш төркеме утырышын уздырды.

Рөстәм Миңнеханов – бу эш төркеменең рәисе, утырыш исә Россия территорияләрен комплекслы үзләштерү һәм үстерү максатларында автомобиль юллары челтәрен камилләштерү мәсьәләсенә багышланды.

Утырышта катнашучылар илнең юллар тармагын үстерү перспективалары, авыл торак пунктларын каты өслекле килү юллары белән тәэмин итү, яңа юллар салу мәсьәләләре һәм башкалар буенча фикер алыштылар.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен һәм Россия Оборона министрлыгы медален тапшырды.

Чара Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллегендә (Мәскәү) уздырылды.

Бүген Эчке эшләр министрлыгы (ЭЭМ) коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы буенча ЭЭМда 2014 елның беренче яртыеллыгына йомгак ясадылар. Коллегия эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия ЭЭМ Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары Виталий Скворцов, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР ЭЭМның структур һәм территориаль бүлекләре җитәкчеләре катнашты.
Министрлыкның эш нәтиҗәләре турында Артем Хохорин доклад ясады. Ул белдергәнчә, ведомство үз алдына куелган бурычларны үтәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International