ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Wienerberger AG концерны идарәсе рәисе Хаймо Шойх белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

Бүген иртән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, велоспорт яратучылар төркеме тәкъдимен кабул итеп, берничә Казан велосипедчысы белән аз гына вакыт велосипедта йөрде.


3
июнь, 2014 ел
сишәмбе
2014 елда Татарстанда барлыгы 212 мең 617 баланы ял һәм сәламәтләндерү мәсьәләсендә "колачлау" планлаштырыла, ләкин әле бу сан төгәл түгел, ул фаразланганнан артыграк булырга да мөмкин, чөнки алдагы еллар тәҗрибәсе ял иткән балаларның ниятләнгән саннан артыграк булуын күрсәтә. Җәйге чорда исә 168 мең 596 кеше ял иттерү һәм сәламәтләндерү лагерьларына озатылачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов сөйләде.
Россия Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТРда кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе идарәсенең бүлек җитәкчесе Илһам Насыйбуллин хәбәр иткәнчә, 2нче июньгә кадәр Татарстанның 23 пляжында техник тикшерү булган. Шуның нәтиҗәсендә, бары 13 пляж гына файдаланылышка яраклы дип табылган.

«ИКЕА МОС» ҖЧҖ генераль директоры Армин Микаэли белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хайруллин, Казан мэры Илсур Метшин катнаштылар.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Шри-Ланка Демократик Социалистик Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Удаянга Виратунга белән очрашты. Казан Кремлендәге очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, республика мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.


2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан премьер-министры Илдар Халиков бүген эстрада сәнгатенең “Йолдызлык – 2014” ачык республика телевизион фестивале җиңүчеләренә махсус дәүләт стипендияләрен тапшырды. Бу тантана ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Юл тарихлары: чирек гасыр Эхо белән” автойөрүендә катнашучылар белән очрашты. Очрашу Казан Кремленең Спасс манарасы янында узды.

Бүген Казанда “Шарм” сәнгать үзәге ачылышы балалар өчен чын бәйрәм булды. Үзәкнең тантаналы ачылышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бала-Сити» полилингваль балалар бакчасында булды. Аны Казан шәһәре мэры Илсур Метшин озата йөрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International