Инновацион территориаль кластерларны үстерү синергетик нәтиҗә бирергә, яхшы мәгънәсендә чылбырлы реакция тудырырга тиеш. Бүген бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Казандагы киңәшмәдә хәбәр итте, киңәшмә Казан дәүләт энергетика университетында (КДЭУ) узды. Исегезгә төшерәбез, Дмитрий Медведев бер көнлек эш сәфәре белән Казанда. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка Татарстан Республикасында кайбер социаль программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, Дмитрий Медведев эш сәфәре белән Татарстан башкаласы Казанда.
Дмитрий Медведев белән Рөстәм Миңнехановның ике яклы очрашуы инновацион территориаль кластерлар үсешенә багышланган киңәшмәдән соң Казан дәүләт энергетика университетытында (КДЭУ) узды.
Бүген РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Россиядә беренче шәхси "Navigator Campus" технопаркында булды. Дмитрий Медведев белән бергә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар Казандагы технопаркка килде.