ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Invest in Tatarstan кышкы инвестицион форумы кысаларында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Катар дәүләтенең Al Khaliji банкы рәисе һәм идарәче директоры Хәмәд бин Фәйсал бин Тани әл Тани белән очрашты.

«Смарт Сити Казан» кунакханә-офис үзәген төзү проектын һәм башка проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүген Invest in Tatarstan кышкы инвестицион форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Radiance Hospitality Group компаниясе җитәкчелеге белән очрашуында кузгатылды.

Татарстан җитәкчелеге һәм шәхсән республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында проектларын гамәлгә ашыручы яисә гамәлгә ашырырга планлаштыра торган инвесторлар белән диалогка әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Invest in Tatarstan кышкы инвестицион форум кысаларында узган инвесторлар белән очрашуда хәбәр итте. Очрашуда шулай ук республикада эшләүче һәм эшләргә җыенучы чит ил компанияләре вәкилләре дә катнашты.


5
март, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Автономияле Республикага эш сәфәре кысаларында Севастопольдә  «Керчь» зур көймәләргә каршы корабльдә булды.Биредә Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Татарстан Республикасыннан хезмәт итәргә килгән диңгазчеләр белән очрашты. «Бүгенге көннең иң мөһим бурычларының берсе - Кырым Автономияле Республикасында вәзгыятьнең тотрыклыгын тәэмин итү», - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Автономияле Республикасына эш сәфәре кысаларында Симферополь Җәмигъ мәчетендә булды. Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар кырым татарлары белән очраштылар һәм танылган мәгърифәтче, сәясәтче Исмәгыйль Гаспралының Бакчасарайдагы музей-йортында булдылар.


Узан ел А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ өчен бик уңышлы булды, дип белдерде бүген Попечительлек советы утырышында Альберт Гыйльметдинов.

Чара “КАИ Олимп” мәдәни-спорт комплексында узды, бу утырыш белән беррәттән, беренче Инженерлык фестивале ябылышы һәм КАИны тәмамлаучылар ассоциациясе җыелышы узды.
Бүген Казанда Россиядә беренче Инженерлык фестивале тәмамланды. Форум 1-5 мартта А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ базасында узды.

Фестифальнең ябылышы “КАИ Олимп” мәдәни-спорт комплексында узды, анда шулай ук югары уку йортының Попечительлек советы утырышы һәм КАИны тәмамлаучылар ассоциациясе җыелышы булды.

КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов, мондый форумны ел саен уздыру һәм киләчәктә аңа Бөтенроссия статусын бирү планлаштырыла, диде.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Invest in Tatarstan инвестиция форумы кысаларында Россиядә Кытай эшмәкәрләре берлеге президенты Цай Гуйжу җитәкчелегендә Кытай эшмәкәрләре делегациясе белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Invest in Tatarstan форумы кысаларында “Шнейдер электрик” компаниясе делегациясе белән очрашты.

Бүген иң мөһиме – Кырымда тынычлык, милләтара һәм диниара татулык булсын. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта бъген Кырым Автономияле Республикасына эш сәфәре барышында Симферопольдә белдерде. Бүген шунда ук Татарстан Республикасы белән Кырым Автономияле Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды. Татарстан ягыннан документка – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Кырымнан – Кырым Автономияле Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары Рөстәм Тимергалиев имза салды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International