Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышының темасы энергия һәм чималның яңартыла торган чыганакларын үстерүгә багышланды, аны бүген Белгородта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев уздырды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
«Энергомаш» ЯАҖ Белгород металл конструкцияләре заводы - дөнья дәрәҗәсендә конкурентлыкка сәләтле Россиядә иң әйбәт предприятиеләрнең берсе. Мондый фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген предприятиедә булганнан соң белдерде.
Бүген Казанга кыска эш визиты белән Россия Президенты ярдәмчесе Владислав Сурков килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты ярдәмчесе Әсгать Сәфәров каршы алдылар. Килеп төшүгә Владислав Сурков Рөстәм Миңнеханов белән югары технологияләр өлкәсендәге технопаркка - ИТ-паркка юнәлде (Казан, Петербург ур.).
2 февраль көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе Виктор Демидов белән очрашты.
Виктор Демидов Татарстан Президентына үткән ел Татарстан Республикасы Конституция судының эш йомгаклары, кабул ителгән йомгак карарлар һәм суд уздырган гамәлләр турында мәгълүмат бирде.