Наркоманлык таралу мәсьәләсен көч структуралары, хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмаларның бердәм эшләве шартларында гына хәл итеп була. Мондый фикерне бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Наркотикларга каршы комиссия һәм Наркотиклар әйләнешен тикшереп тору буенча Россия Федерациясе Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясенең уртак утырышында белдерде.
Соңгы биш елда Татарстан Республикасында авылга бюджет ярдәме 100 млрд. сумнан артып киткән, шул исәптән федераль һәм республика акчалары исәбенә дә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисад советы утырышында хәбәр итте. Утырыш темасы агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеген арттыруга багышланды. Икътисадый совет утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, банк структуралары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вәкилләре, шулай ук АСК предприятиеләре топ-менеджменты катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Россия Президенты каршындагы Икътисадый совет президиумы утырышында катнашты. Утырышны Владимир Путин уздырды. Көн тәртибенә илнең торак-коммуналь комплексының эффективлыгы мәсьәләләре чыгарылды.Икътисадый советта катнашучылар - ведомстволар җитәкчеләре, губернаторлар, экспертлар җәмәгатьчелеге вәкилләре - идарә компанияләре эшен контрольдә тоту, тарифлар формалаштыру, тузган коммуналь челтәрләрне ремонтлау кебек мәсьәләләр турында сөйләштеләр.