2013 елның 30 декабреннән 2014 елның 8 январенә хәтле Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чиратлы ялда була. Татарстан Республикасы Конституөиясенең 98 ст. нигезендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын бу дәвердә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков башкарачак.
Татарстан Республикасында кулланучылар кооперациясе хәле турында бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Татарстан Республикасында 24143 күп балалы гаилә җир кишәрлекләрен алу исемлегенә кертелгәннәр. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министр Азат Хамаев хәбәр итте. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.