ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2013 ел
шимбә
Татарстан Республикасында 2013 ел нәтиҗәләре буенча 2 млн. 398,2 мең кв.метр торак сафка кертелгән, план 100 %ка үтәлгән. Бу хакта бүген республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

27
декабрь, 2013 ел
җомга

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Меңьеллык паркындагы чыршыны, Курчак театры янындагы боз шәһәрчеген, Kazan-Arena стадионын карады. Аны Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, яңа “Алабуга 500 кВ” подстанциясен тоташтыру уңаеннан, “Челтәр компаниясе” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиевкә котлау телеграммасын юллады. 

2015 елга кече һәм урта эшмәкәрлекнең өлеше Татарстан Республикасының тулай төбәк продукты (ВРП) күләмендә 34%ка җитәргә тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзаларының еллык җыелышында Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары Артур Николаев хәбәр итте.
Бу чара ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукын яклау буенча вәкил Тимур Нагуманов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, республика эшмәкәрлек вәкилләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Рубин" футбол клубының генераль директоры Владимир Леонов һәм "Рубин" футбол клубының президенты Валерий Сорокин белән очрашты. Очрашу барышында клубның агымдагы эшләре турында сүз барды. 

Татарстан югары уку йортлары алдында мөһим бурычлар тора, һәм югары мәктәпнең потенциалы аларга ирешергә мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 20 иң эре югары уку йортларының ректорлары белән ТР Хөкүмәт Йортындагы гадәти очрашуда белдерде.  

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет вәкилләре Тататрстан сәнәгать предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру чаралары турында сөйләштеләр. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Рөстәм Миңнеханов утырышны ачканда билгеләп үткәнчә, республика икътисадында вазгыять гади түгел. Билгеләнгән тенденцияләрне исәпкә алып, 2013 нче елда тулай төбәк продукты күләме 2012 ел дәрәҗәсеннән 2 % артачак. Сәнәгать производствосы индексы, 2012 нче ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда, 101,2  %  тәшкил итәчәк.



26
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык җиденче утырышында катнаша.

25
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-парк мәйданчыгында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Савельев Татарстан Республикасында кайбер инвестицион проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды, киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар “Иннополис” техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зонасы, “Алабуга” махсус икътисадый зонасы, Свияжск региональара мультимодаль логистик үзәге, “Иннополис Университеты” АКБО (“Инополис” МИЗ территориясендә) кебек проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар.

Бүген “Татнефть-Арена” Боз сараенда Республика яңа ел чыршы бәйрәменә килүче балалар бәйрәм итте. 7 меңләп тамашачы, шул исәптән, Татарстанның муниципаль берәмлекләреннән 2 меңләп бала: 7-11 сыйныф укучылары, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, ятимнәр, мәктәп иҗтимагый тормышына актив өлеш кертүчеләр, уку алдынгылары, фестиваль һәм спорт ярышларында җиңүчеләр якынлашып килүче 2014 ел – Ат елына багышланган сценарий буенча сәхнәләштерелгән күренешеләрне тамаша кылды. Бәйрәмдә катнашучыларны тәбрикләргә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International