Бүген Сингапурда эш визиты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасында инвестицияләү һәм бизнес алып бару: Россия-Сингапур Форумының махсус чарасында” чыгыш ясады (Сингапур, Сантек Күргәзмә Үзәге). Исегезгә төшерик, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Сингапурда (23-25 сентябрь).
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасына 8нче Россия-Сингапур эшлекле форумында (Russia Singapore Business Forum) катнашырга дип килде. Искә төшерик, Россия-Сингапур эшлекле форумы 2006 елда оештырылды һәм Россия, БДБ илләре, Сингапур һәм башка Азия илләре эшмәкәрләре өчен Азиядә бердән-бер югары дәрәҗәдәге чарага әйләнде. Биредә эшлекле багланышлар булдырыла, яңа мөмкинлекләр турында сүз бара, Россия һәм Азия илләрендәге икътисадый тенденцияләр турында фикер алышына.
Татарстан белән Мьянма сәүдә-сәнәгать палаталары арасында Үзара аңлашу турында меморандумга бүген Татарстан Республикасы делегациясенең Мьянма Союзы Республикасына визиты кысаларында имза салынды. Делегацияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли.
Татарстан вертолетлары, йөк автомобильләре һәм машина төзелеше комплексының бүтән продукциясе Мьянмада кирәкле булырга мөмкин. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мьянма Союзы Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Вин Аунг белән очрашуда бу фикерне әйтте. Очрашу Янгонта Татарстан Республикасы Президентының Мьянмага эш визиты кысаларында узды, анда шулай ук илнең финанслар һәм дәүләт җыемнары министры Вин Мьинт һәм Мьянма сәүдә министры Вин Шейн, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамиль Агиев, Россия Федерациясенең Мьянмадагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Василий Поспелов катнашты.
Дөньяда билгеле булган буддачылар пагодаларының берсендә, Мьянманың төп истәлекле җире - Шведагон пагодасында - бүген Рөстәм Миңнеханов эш визиты кысаларында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Мьянма Берлеге Республикасына килде. Янгон халыкара аэропортында ТР Президентын Россия Федерациясенең Мьянмада Гадәттән тыш һәм Тулы вәкләтле илсече Василий Поспелов каршы алды.