Казанның алдынгы дәвалау учреждениеләренең берсендә - Нуриевлар Клиникасында - бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. ТР Президентын Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин озата йөрделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "СО ЕЭС" ААҖ Идарәсе рәисе Борис Аюев белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов, "Генерирующая компания" ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, "Сетевая компания" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев катнаштылар.
Иртәгә, 26 сентябрь көнне, Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 43 нче утырышы уздырылачак. Утырышның көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәлә республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасы булачак.
Сингапурга эш визиты белән барган Рөстәм Миңнеханов бүген Сингапурның ике мәгариф учреждениесе – Фән һәм технологияләр мәктәбе, шулай ук Сингапур политехник колледжы эше белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Европа реконструкция һәм үсеш банкы Президенты Сума Чакрабарти белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Россия-Сингапур эшлекле форумында катнашуы кысаларында узды.
Бүген Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе 8нче Россия-Сингапур эшлекле форумы (Russia-Singapore Business forum) эшендә катнашты . Катнашучыларга сәламләү сүзе белән форумның башкарма директоры Майкл Тэй чыгыш ясады. Шулай ук Сингапур бизнесы Федерациясе (Singapore Business Federation) рәисе Тони Чу делегатларны сәламләп, шәхсән Татарстан Республикасы Президентына мөрәҗәгать итте. Ул Россия һәм Сингапур арасында җылы икътисадый мөнәсәбәтләр ураншканын билгеләп үтте.