ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Бөгелмәдә Бөгелмә электр насосы заводы нигезендә нефть эшкәртү сәнәгате ихтыяҗларына электр кабельләрен җитештерүче предприятие ачылды. Җитештерүне башлап җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Алдынгы фәнни эшләнмәләрне кертү, инновацион алым - Татарстан нефть эшкәртү сәнәгате эшләп килсен өчен кирәкле шартлар. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә муниципаль районында узган нефть саммитында белдерде. Саммит эшендә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан министрлыклары һәм ведомтволары, нефть компанияләре җитәкчеләре, ТР муниципаль районнар башлыклары катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Татарстан Республикасы Бөгелмә районында традицион республика нефть саммитында катнаша. Саммит эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, республика министрлыклары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, нефть тармагы белгечләре катнаша.


20
июль, 2013 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә, 19 июль көнне, XV су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының ачылу тантанасында катнашты. Чара Барселона шәһәрендә (Испания) "Сан-Жорди" (Palau Sant Jordi) спорт сараенда узды. Исегезгә төшерик, су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты Каталония провинциясенең башкаласында 2013 елның 19 июленнән 4 августына кадәр уза. Ярышларда 2500 спортчы катнаша. Тамашачылар аудиториясе бөтен дөнья буенча 520 млн. кеше тәшкил итәчәк. Быел су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты тарихында беренче мәртәбә программасына 27 метрлы вышкадан High Diving исемле суга сикерү кертелде. 2013 елгы дөнья чемпионатының рәсми символы - Чоп исемле су тамчысы.


19
июль, 2013 ел
җомга

Берничә массакүләм мәгълүмат чарасында "Нижнекамскнефтехим" ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин отставкага китүе турында чыккан комментарийларга карата түбәндәгеләрне белдерәм.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Барселонада 22@ инновацион районында булды. Инновацион район Сан Марти районындагы элеккеге “Побленоу” сәнәгать зонасында урнашкан. максаты - “Побленоу”ны Барселонаның технологик һәм инновацион районына әверелдерү, шулай ук торак һәм ял итү корылмалары санын арттыру. Район әлегә кадәр үсеш процессында. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Барселонада 22@ инновацион районында булды.   Инновацион район Сан Марти районындагы элеккеге “Побленоу” сәнәгать зонасында урнашкан. максаты - “Побленоу”ны Барселонаның технологик һәм инновацион районына әверелдерү, шулай ук торак һәм ял итү корылмалары санын арттыру. Район әлегә кадәр үсеш процессында. 22@ проектының кыскача презентациясе белән Барселонаның элеккеге архитекторы Хосе Асебильо чыгыш ясады, ул аны төзүдә турыдан-туры катнашкан.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Барселонада “Франк зонасы” логистик һәм индустриаль зонасында булды. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов хәзер ике көнлек эш визиты белән Барселонада (Испания) (2013 елның 18-19 июле). “Франк зонасы” Барселонаның Сантс-Монтжуик районында урнашкан. Янәшәдә генә Каталония провинциясенең төп юл артериясе С-31 шоссесы уза. Әлеге логистик зонаның үзенчәлеге - Барселона порты белән Барселона аэропорты арасында урнашуында.. “Франк зонасы” белән танышу барышында Рөстәм Миңнехановка шулай ук парк Mercabarna Барселона агросәнәгать паркын да күрсәттеләр.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Чистай районының “Чистай” индустриаль паркында, иген кырлары һәм элеваторда булды. Республика Хөкүмәте башлыгын Татарстанның вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанда Татарстан Республикасының Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе каршында, районара инспекцияләргә өр-яңа 10 “УАЗ” автомобильләре ачкычларын тапшырды.

18
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстн Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев, Россиянең ЮНЕСКОдагы даими вәкиле Элеонора Митрофанова, “ЛУКойл”ААҖнең директорлар Советы рәисе, “РИТЭК” ААҖнең директорлар Советы рәисе Валерий Грайфер Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-саклаулыгында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International