ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген финанс, казначылык һәм салым органнарының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә 2013 елның беренче яртысында ТР консолидацияләнгән бюджетының үтәлеше хакында финанс министры Радик Гайзатуллин хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, бу чорда ТР консолидацияләнгән бюджетына 89,5 млрд сумлык керемнәр алынган. Шуның 75,1 млрд сумы салым һәм салым белән бәйле булмаган керемнәр өлешенә туры килә. Бу чорда республика казнасына 57,8 млрд сумлык салым һәм салым белән бәйле булмаган керем алынган. Узган яртыеллыкта ТР консолидацияләнгән бюджетының чыгымнары 70,7 млрд сум тәшкил иткән. Җирле бюджетларга беренче яртыеллыкта 16,5 млрд сумлык трансфертлар күчерелгән.

Россия квант үзәгенең Попечительләр советы рәисе Сергей Белоусов белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда физика профессоры, Гарвард Университетының Квант оптикасы үзәге директоры Михаил Лукин, немец физигы, 2001 нче елда физика буенча Нобель премиясе лауреаты Вольфганг Кеттерле, Россия квант үзәге директоры Руслан Юнысов һәм башкалар катнашты. Очрашу барышында Рөстәм Миңнехановка Россия квант үзәге эшчәнлеге, структура алдында торган бурычлар турында кыскача сөйләделәр.

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген РФ Хисап палатасы аудиторы Сергей Агапцов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда Татарстан Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнаштылар.

Агымдагы елда республикада, тулаем Россия күләмендә, икътисади үсеш темплары акрынаю казнага салым керемнәре килүнең кимүенә китергән. Әлеге проблема бүген финанс, казначылык һәм салым органнарының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә күтәрелде. ТР Хөкүмәте йортында видеоконференция режимында оештырылган киңәшмә 2013 елның беренче яртысы йомгакларына багышланган иде. Төп доклад белән чыгыш ясаучыларның берсе – Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында Татарстан территориясендә төрле дәрәҗәдәге бюджетларга 160,5 млрд сумлык салымнар җыелган. Икътисадның үсеш темплары кимү нәтиҗәсендә, узган елның беренче яртысына караганда, бу юлы казнага салым 3,7 млрд сумга кимрәк кергән. Шуның 91,94 млрд сумы федераль бюджетны тулыландыруга, 68,53 млрд сумы ТР консолидацияләнгән бюджетына (шул исәптән 54 млрд сумы –республика казнасына) киткән. Федераль бюджетка алынган салымнар беренче яртыеллыкта якынча 3 процентка, консолидацияләнгән казнага алынганы 1,4 процентка кимегән.


23
июль, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге төзелеш мәйданчыкларын карап чыкты. Аны республика Прокуроры Кафил Әмиров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин озата йөрде.

“Нәфис” компанияләре төркеме ирешкән зур уңышларны бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының күчмә утырышында билгеләп үтте, утырыш компаниянең баш офисында узды. Утырыш барышында Татарстанның нефть-газ комплексының 2013 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалды, шулай ук “Нәфис” компанияләре төркеме эшчәнлеге җентекләп каралды. Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Директорлар советына “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖнең яңа генераль директоры Олег Нестеровны тәкъдим итте, ул бу постта Владимир Бусыгинны алмаштырды. В.Бусыгин үзе, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры урынбасары вазыйфасын били һәм якын араларда “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖнең Директорлар советы рәисе вазыйфасына тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты бүләкләр тапшырды.

Казандагы 2013 елгы җәйге Универсиадага бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган гадәти брифингта йомгак ясадылар.

Брифингта Татарстн Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары-Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директорының беренче урынбасары Азат Кадыйров катнашты.

“Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә узды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында булды (Казан). Утырышта “Татнефть” ААҖнең 2013 елның беренче яртыеллыгына бюджет үтәлеше йомгаклары каралды һәм агымдагы елның август аена бюджеты расланды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов IPG Photonics компаниясе Директорлары советы рәисе, идарә итүче директоры, “НТО ИРЭ-Полюс” ҖЧҖ генераль директоры Валентин Гапонцев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов катнаштышлар.


22
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаган Татарстан спортчылары – 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы медалистлары белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре дә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International