ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2013 ел
шимбә

Бүген махсус дәүләт стипендияләрен ТР Премьер-министры, ТР Президенты каршындагы “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленә ярдәм итү буенча совет рәисе Илдар Халиков эстрада сәнгатенең Ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә җиңүчеләргә тапшырды.

Бу чара Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды.Анда шулай ук Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов һәм ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.

31
май, 2013 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Мәскәүдә булды, анда ул “Торак- коммуналь хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын яхшырту гамәлләре турында” РФ Дәүләт советы утырышында катнашты.

Татарстан Республикасында соңгы мәгълүматлар буенча күпбалалы гаиләләргә 18 мең җир участоклары тәкъдим ителгән, шул исәптән май аенда - 422 җир участогы. Барлыгы республикада җир участоклары алу исемлегенә 21 мең 110 гариза бирүче кертелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев хәбәр итте. Киңәшмә гадәттәгечә республика муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Татарстанның зур финанс оешмасы – “Ак Барс” банкы” – республиканың уңышлы икътисадый үсешенә зур өлеш кертә. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Ак Барс”банкы” ААҖ акционерларының гомуми еллык җыелышында чыгыш ясаганда хәбәр итте.

Татарстан Республикасында 30 май күрсәткечләренә караганда 983,3 мең кв. м. (еллык заданиенең 41 %) торак гамәлгә кертелгән, бу былтыргы дәрәҗәнең 108,3 % тәшкил итә. Апас, Питрәч һәм Тукай муниципаль районнары еллык планны үтәгәннәр. Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмә гадәттәгечә республика муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Бүген Татарстанга Гамбия Республикасы Президенты Яйя Джайме килде. “Казан” халыкара аэропортында африка иле делегациясен Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.

30
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Милләтара һәм кофессиональара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршында Совет булдыру Татарстанда милләтара һәм диниара дөньяны ныгыту буенча олы эштә яңа этап ачты. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Советның беренче утырышында белдерде. Казан Кремлендә узган бу утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы вице-премьеры Әсгать Сәфәров, министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр башлыклары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия Фәннәр Академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы, Мэриленд университетының физика профессоры Роальд Сәгъдиев белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе президенты Әхмәт Мазгаров, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.

Казан кооператив институтына – Россия  кооперация университетының филиалына бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге советы рәисе Евгений Кузнецов бардылар. Кунаклар Казан кооператив институты бинасын, белем бирү аудиторияләрен, конференц-зал, спорт залын һәм башка бүлмәләрне карап чыктылар.

Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге советы рәисе Евгений Кузнецов белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстанның республика кулланучылар берлегенең идарә рәисе Мәхмүт Фәттахов катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International