ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2013 ел
якшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Уральскта Казахстанга визиты кысаларында Габдулла Тукайга һәйкәлне карады, бөек татар шагыйрененә багышланган музей һәм Тукай йөргән мәчеттә булды.  Аны Көнбатыш-Казахстан өлкәсе хәкиме Нурлан Ногаев озата бырды. 

1
июнь, 2013 ел
шимбә

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанга эш визиты белән килде. Уральск шәһәре аэропортында ТР Президентын Көнбатыш-Казахстан өлкәсе хәкиме Нурлан Ногаев каршы алды. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш визиты кысаларында Анатолия Университетында булды. Әлеге вуз илдә иң эре һәм дөньяда студентлар саны буенча дүртенче. Биредә ике миллион студенттан артык укый, шуларның 25 000 университет территориясендә, ә калганнары дистанцион рәвештә белем ала. 

Татар халык бәйрәме Сабантуй бүген Төркия шәһәре Искешәһәрдә булды. Бәйрәм мәйданчыгы итеп "Шәһри Дәрья" паркы сайланган. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бәйрәм кунаклары һәм катнашучылар алдында ясаган чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклады: "Мин Төркиядә яшәүче ватандашлар тарихи ватаннары - Татарстан белән һәрвакыт элемтәдә булуларына бик шат, аралашалар, милли гадәтләрне һәм мәданиятне саклап калырга тырышалар". 

Бүген Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш визиты кысаларында Искешәһәрнең Сәүдә палатасында булды һәм Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инветиция потенциалы презентациясен уздырды. 
Бүген Казан IT-паркында ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган республика конкурсы 1 нче этабының “Иң актив мәктәп укучысы” номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.

Бүген тарихи Одунпазары районында (Искешәһәр, Төркия Республикасы) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Искешәһәр провинциясе губернаторы Гюнгер Азим Туна, Бурса провинциясе губернаторы Шиһабетдин Харпут һәм Одунпазары районы башлыгы Бурхан Сакаллы катнашында Татар мәдәни үзәге ачылу танатанасы узды. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Искешәһәр провинциясе губернаторы Гүнгер Азим Туна һәм Бурса провинциясе губернаторы Шиһабетдин Харпут белән очрашты. Очрашу “Анемон” отеле конференц-залында узды (Искешәһәр ш, Төркия).

 

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәте Кубогына картинг буенча ярышлар ачылышында катнашты.

Бу чара “Форсаж” картинг-үзәгендә (Казан) узды һәм ул 1июнь – Халыкара балаларны яклау көненә туры китерелгән иде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Искешәһәргә (Төркия Республикас) бер көнлек эш визиты белән килде. Анатолия университеты аэропортында аны РФнең Төркия Республикасында Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Ивановский,  Искешәһәр провинциясе губернаторы Гүнгер Азим Туна, Искешәһәр мэры Йылмаз Бөекәршен каршы алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International