Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чәчү кампаниясе белән танышу барышында Питрәч районында булды. Аны Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Эдуард Дияров озатып йөрде.
Пасха бәйрәме белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов православие динендәге гражданнарны котлады. "Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! - диелә котлауда. - Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан туу бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!"
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Чистай районына эш сәфәре барышында төзелеп килүче “Чистай” индустриаль паркы территориясендәге беренче 2 предприятие нигезенә таш салуда катнашты. Исегезгә төшерәбез, биредә индустриаль парк проекты шәхси-дәүләт партнерлыгы шартларында ТР Хөкүмәте тарафыннан расланган комплекслы инвестиция планы һәм Чистайны үстерү буенча 2015 елга кадәр исәпләнгән максатчан программа кысаларында гамәлгә ашырыла. Кече шәһәрләргә ярдәм буенча федераль программа кысаларында әлеге проектны финанслауга 592 млн сум бүленгән.
27 апрельдә ТР муниципаль районнарында узган шимбә өмәсендә 232 меңнән артык кеше катнашкан. Барлыгы 1,5 мең берәмлектән артык техника җәлеп ителгән, каты көнкүреш калдыклары полигоннарына 123 мең куб метрдан артык калдык озатылган, 19 меңнән артык агач һәм куак утыртылган. Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров шундый мәгълүматлар яңгыратты. Киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Аның эшендә шулай ук Премьер-министр Илдар Халиков катнашты.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә язгы кыр эшләрен активлаштырырга кирәклеген белдерде. “Эшләрне активлаштыруыгызны сорыйм, бүген бар игътибар язгы кыр эшләренә бирелергә тиеш. Вакыт чикләнгән, шуңа күрә чәчүне вакытында башкарып чыгарга кирәк”, - диде ул. Аның сүзләренә караганда, уҗым культураларына һәм күпьеллык үләннәргә җитди игътибар бирергә кирәк. Алар нәтиҗәле терлек азыгы базасы булырга тиеш.
Дәүләт статистикасы федераль хезмәте 2013 елның беренче кварталы буенча ил күләмендә торакны сафка бастыруга кагылышлы тәгаенләнгән нәтиҗәләрне игълан итте. Аннан күренгәнчә, бу чорда 758,9 мең кв метр мәйданда торакны сафка бастырган Татарстан Мәскәү өлкәсе һәм Краснодар краеннан гына калышын өченче урын алган. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте йортында узган традицион республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин яңгыратты. Киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды, аның эшендә шулай ук Премьер-министр Илдар Халиков катнашты.
Татарстан һәм Индонезия сәүдә-сәнәгать палаталары арасында бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов барында Татарстан делегациясенең Индонезиягә визиты кысаларында хезмәттәшлек турындагы килешүгә имза салынды.