ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусы утырышлар залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә республика Иминлек Советының, Хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координация киңәшмәсенең, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең һәм Оператив штабның киңәйтелгән утырышы уздырылды. Чарага комиссияләр әгъзаларыннан гайре республика министрлыкларының, ведомстволарының, федераль структураларының территориаль органнарының, күзәтчелек органнарының җитәкчеләре, энергетика комплексының. транспортның аерым предприятиеләре һәм куркыныч җитештерү объектларының җитәкчеләре, Универсиада спорт объектларының директорлары чакырылган иде.
Быелгы җәй Татарстан авыл хуҗалыгы өчен алдагы өч сезонга караганда ярыйсы гына уңышлы булырга мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты республиканың Зеленодольск районына сәфәре барышында хәбәр итте. Ул Югары Ослан һәм Кайбыч районнарында язгы чәчүнең барышы белән танышты һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән аралашты.

Күптән түгел Казанга кайткан яңа өч секцияле трамвай бүген “Кояшлы шәһәр” микрорайоныннан тимер юл вокзалына кадәр 5 нче номерлы маршрут буенча йөри башлады. Бу заманча транспорт чарасында беренчеләрдән булып, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, шәһәр Башкарма комитеты түрәләре, “Метроэлектротранс” МУП вәкилләре һәм журналистлар йөреп карады.

Бөтендөнья җәйге Универсиада ярышларын үткәрү белән бәйле рәвештә, су юлларын транспорт максатларында куллану, ягъни навигация чорының июнь-июль айларында, Казансу һәм Идел елгалары акваторияләрендә аз сыешлы суднолар хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта аз сыешлы суднолар буенча ТР дәүләт баш инспекторы Илһам Насыйбуллин хәбәр итте.
Индонезия Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә тели. Бу хактаТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов хәбәр итте. Журналистларның сорауларына шулай ук ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев җавап бирде.

6
май, 2013 ел
дүшәмбе

Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов республиканың Арча һәм Биектау районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Сәфәре барышында аны вице-премьер – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.

Бүген “Свияжски утрау-шәһәрчеге” Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музеена Иван Грозныйның Лицевой свод (Рәсемле җыентык) уникаль басмасын бүләк итү тантанасы булды. 24 томлык басманы РФ Хисап палатасы җитәкчесе, Россия китап берлеге президенты Сергей Степашин тапшырды.

Россия Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин Универсиада әзерләүгә һәм уздыруга юнәлдерелгән бюджет чараларын тотуны тикшерү йомгаклары буенча Татарстанга карата җитди сораулар көтми. Бу хакта ул бүген Казанда булачак Студентлар уеннарының кайбер объектларында булу һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән очрашу йомгаклары буенча хәбәр итте.

Бүген Казанга эш визиты белән Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин килде. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасының берничә объектында булды.

“Татарстан Республикасы Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) комитеты” иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әхәт Юлашевны бүген 85 яшьлек юбилее белән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов котлады. Ветеранны олылау Казан Кремлендә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International