Татарстан җитәкчелеге республикага чит илләрдә сыйфатлы белем алган Россия гражданнарын җәлеп итү ягында. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Индонезия Дәүләт ислам университетында укучы Россия студентлары белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан делегациясенең Индонезиягә визиты кысаларында Джакартадагы Россия илчелегендә узды, анда шулай ук Россиянең Индонезиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Михаил Галузин, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәчесе Радик Гыйматдинов, республиканың инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Джакартага визиты барышында Индонезия Республикасы сәнәгать министрының беренче урынбасары Алекс Ретраубун белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәчесе Радик Гыйматдинов, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, “Ак Барс “холдинг компаниясе" гендиректоры Иван Егоров, Горький исемендәге завод директоры Ренат Мистахов, “КАМАЗ” ААҖ генеральдиректоры урынбасары Евгений Пронин, “Казан вертолетлар заводы” ААҖ генераль директоры урынбасары Валерий Пашко катнашты.
Бизнес элемтәләрне җайга салу Татарстан делегациясенең Индонезиягә эш визитының төп бурычларының берсе, дип белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Татарстан делегациясе Джакартка визиты башында Индонезия Тышкы эшләр министрлыгында булдылар. Рөстәм Миңнеханов анда шәрәфле кунаклар китабында язма калдырды, шуннан ТЭМ башлыгы Марти Наталегава белән очрашты. Индонезия тышкы эшләр министры исә шушы визит Индонезия белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләрне алга таба ныгытуга ярдәм итәчәгенә өмет белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Индонезия Республикасына визит белән килде. Джакарта аэропортында аны Россиянең Индонезиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Михаил Галузин каршы алды. Татарстан делегациясе составына ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәчесе Радик Гыйматдинов, республиканың инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, "Ак Барс “холдинг компаниясе" гендиректоры Иван Егоров, Горький исемендәге завод директоры Ренат Мистахов һәм Татарстан бизнесының башка вәкилләре керә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш визиты кысаларында Дубай- DuBiotech иң эре сәнәгать паркында булды. Бу биомедицина өлкәсендә дөньяда беренче махсус икътисадый зонасы - Dubai Biotechnology and Research Park.Проектның инвесторы һәм идарәче компаниясе – TECOM Investments компаниясе.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Annual Investment Meeting (AIM) III Еллык инвестиция форумы кысаларында IBM һәм ITFY компанияләре вәкилләре белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов бүген Дубайда Annual Investment Meeting (AIM) III еллык инвестиция форумы кысаларында «Циско» (Cisco) компаниясе вице-президенты Энди Макдоналд белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия Федерациясе мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-минстры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, «Татарстан Республикасын үстерү корпорациясе» ААҖ генераль директоры Булат Гаянов та катнашты. Очрашу кысаларында «СМАРТ Сити Казан» проекты өчен интеллектуаль Мастер-план булдыру мәсьәләсе буенча фикер алышынды.