ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2012 ел
җомга
Бүген Түбән Камада Куйбышев тимер юлының “Предкомбинатская” йөк ташу станциясен ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Россия тимер юллары” ААҖ вице-президенты Олег Тони катнашты.
Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья банкының идарә итүче директоры Шри Мульяни Индравати ханым белән очрашты
Бүген Санкт-Петербургта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Делойт" (Deloitte) компаниясе вәкилләре белән очрашты. Очрашу Петербург халыкара икътисади форумы ("Ленэкспо") кысаларында узды.

21
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта Архангельски өлкәсе губернаторы Игорь Орлов белән очрашты.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “ABB Group” Директорлар советы рәисе Хубертус фон Грюнберг белән очрашты. Очрашу “Ленэкспо” (Санкт-Петербург) күргәзмә үзәгендә ачылган Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узды.
Европа эшләре буенча һәм Финляндиянең тышкы сәүдә министры Александер Стубб Татарстан Республикасына эшлекле сәфәр кылачак. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Финляндия Президенты Саули Нийнисте очрашуында сүз барды.
“Казаньоргсинтез” ААҖ өчен 2011 ел нәтиҗәләре һәм компания тарафыннан соңгы өч елда гамәлгә куелган инвестицион сәясәт яхшы перспективаларга җитди нигез булып тора, дип саный ТР Премьер-министры Илдар Халиков. Бүген республика Хөкүмәте җитәкчесе “Казаньоргсинтез” ААҖ акционерларының еллык җыелышында катнашты, анда предприятиенең узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта эшлекле иртәнге ашта катнашты, аны Саклык банкы һәм Бөтендөнья икътисад форумы оештырды.

20
июнь, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча алдынгы галимнәр катнашында министрлыклар, ведомтсволар җитәкчеләре һәм Татарстанның эре шәһәр башлыклары өчен фәнни-гамәли семинар үтте. “Дөнья шәһәрләре үзәкләрендә шәһәр төзелешен үстерү буенча иң яхшы тәҗрибәгә анализ” дип аталган темалы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Илдар Халиков, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама мэрлары – Илсур Метшин, Вәсил Шәхразиев, Айдар Метшин, ТР прокуроры Кафил Әмиров, бер төркем министрлыклар һәм ведомстволар, ТР Президенты Аппараты вәкилләре катнашты.
2012 нче елның 1 июненә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, халыктан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыемы 97,2 процентны тәшкил итә. Ел башыннан халыкның ТКХ өчен вакытында түләмәве нәтиҗәсендә бурыч 293 миллион сумга артып, 1 нче июньгә 3 миллиард 365 миллион сумны тәшкил иткән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган “Татарстан Республикасында 2011-2012 елгы ягу сезонында ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары эше нәтиҗәләре һәм 2012-2013 нче елгы ягу сезонына әзерлек буенча бурычлар” темасына утырышта төп доклад белән чыгыш ясаган ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International