ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Самбо халыкара һәвәскәрләр федерациясе президенты, РФ Дәүләт Думасы депутаты Василий Шестаков белән очрашты.

19
июнь, 2012 ел
сишәмбе
Татарстан халкы һәм туристлар Болгар һәм Свияжскидагы яңа туристик машрутлар буенча сәяхәт белән ләззәтләнеп, тарих битләренә күз сала алачак. Бүген әлеге маршрутларның үзенчәлекләре турында ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов һәм ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова сөйләде.
Казан үзәгендә урнашкан IT-паркта бүген Стратегик инициативалар агентлыгының (АСИ) Татарстан Республикасындагы вәкиллеге ачылу тантанасы булды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның берничә спорт объектын йөреп чыкты. Республика башлыгын ТР вице-премьеры Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, республиканың яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Татарстан прокуроры Кафил Әмиров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар озата барды.

18
июнь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген “Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Кочевники Евразии на пути к империи” уникаль күргәзмәсе ачылды. Анда Дәүләт Эрмитажының 2 190 экспонаты тәкъдим ителгән.
“Мондый күргәзмәләр беркайчан да булмады, бу империяләр үсеше хакында энциклопедик язма сыман һәм аны бары тик Дәүләт Эрмитажы гына күрсәтә ала”, - дип билгеләп үтте Михаил Пиотровский.
Бүген Казан Ратушасында футбол буенча дөнья чемпионаты-2018не оештыру хокукына дәгъва кылучы кандидат шәһәрләр исемлегендә булган Татарстан башкаласы Казанны презентацияләү чарасы узды. Билгеле булганча, Казанга генераль директор Алексей Сорокин җитәкчелегендә “Россия-2018” оештыру комитеты делегациясе һәм ярышларны оештыру буенча департамент җитәкчесе Юрген Мюллер җитәкчелегендәге FIFA экспертлары килде. Тәкъдир итү чарасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Дәүләт эрмитажы директоры, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы әгъзасы Михаил Пиотровский Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында булды.
Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елда футбол дөнья чемпионаты буенча FIFA инспекция комиссиясе вәкилләре белән очрашты.
Бүген бизнес һәм хөкүмәт эшчәнлеген алып баруның нәтиҗәлелеген үстерү өлкәсендә алдынгы дөнья эспертларының берсе доктор Ицхак Кальдерон Адизес Татарстан җитәкчелегенә лекция укыды. ТР Хөкүмәт Йортында лекцияне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары, федераль ведомстволар җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы вәкилләре тыңлады.

15
июнь, 2012 ел
җомга
Татарстан җитәкчелеге “ICL-КПО ВС” компаниясен республика IT-секторының әйдәп баручы предприятиесе буларак күрә һәм киләчәктә дөньяви базарга чыгарга ярдәм итәргә әзер. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов компаниянең Директор советы әгъзалары белән очрашуда белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International