ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген Казан Кремлендагы Татарстан Республикасы Президенты Резиденциясендә Төрекмәнстан Республикасы делегациясе булды. ТР Президенты Рөстәм әфәнде Миңнеханов Төрекмәнстандагы коллегасы Гурбангулы әфәнде Бердымөхәммәдов җитәкчелегендәге делегацияне Татарстан җирендә ихлас сәламләп, аларның Россия Федерациясенә эш сәфәре кысаларында Татарстанга да килү җае табуларына рәхмәт белдерде. Быел апрельда Төрекмәнстан чабышкысы көннәре белән бергә Татарстан мәдәнияте көннәре дә уздырылуын искәртеп, анда барган Татарстан делегациясенә кадер-хөрмәт күрсәтелүе өчен Р.Миңнеханов олы рәхмәт сүзләре җиткерде.

15
май, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Казанга Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов килде. "Казан" халыкара һава аланында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Татарстандагы төрекмән диаспорасы вәкилләре, шулай ук, Казан югары уку йортларында белем алучы төрекмән студентлары каршы алды.
Бүген Казанда “Бизнес-успех 2012” бөтенроссия конкурсының төбәк этабы узды. Конкурска нәтиҗә ясау чарасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Татарстан Президенты залда утыручыларны сәламләде һәм республика өчен “Бизнес-успех” конкурсында катнашу дәрәҗәле дип белдерде. Рөстәм Миңнеханов хакимият белән бизнес янәшә булырга тиеш диде. ТР Президенты ассызыклаганча, кече һәм урта бизнес – беренче чиратта республика муниципалитетларының эшчәнлек кыры, эш урыннары, ул гомумән республиканы һәм илне формалаштыручы урта класс.
Бүген Төркмәнстан рәсми делегациясе әгъзалары “Казан вертолет заводы” ААҖнең производство цехларында булды. Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һ.б. озатып йөрде.
Бүген Төркмәнстан делегациясе ТР Алабуга районында булды. Делегация составында сәүдә һәм тышкы икътисади элемтәләр министры Баяр Абаев, икътисад һәм үсеш министры Бяшиммурад Ходжамеммедов, коммуналь хуҗалык министры Арслан Ягшимаммедов бар.
Татарстан җирендә узучы “Каравон” рус фольклоры бәйрәме быел юбилеен – 20 еллыгын билгеләп үтә. Шуңа да бу юлы бәйрәм тагын да колачлырак булыр дип көтелә. Быел “Каравон” кунакларны Лаеш районының Русское Никольское авылында 26 май көнне кабул итәчәк. Фольклор бәйрәменең үзенчәлекләре белән бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова белән Лаеш муниципаль районының Башкарма комитеты рәисе Михаил Фадеев таныштырды.
Бүген Төрекмәнстан рәсми делегациясенең Татарстан Республикасына эшлекле визиты башлана. Делегация Төрекмәнстан Президенты Корбануглы Бәрдымөхәммәдовны озатып йөри. Исегезгә төшерәбез: Татарстанга сәфәр Корбануглы Бәрдымөхәммәдовның Русия Федерациясенә эшлекле сәфәре кысаларында башкарыла. Иртән "Казан" халыкара һава аланына Төрекмәнстан рәсми делегациясе әгъзалары килеп төште. Кунаклары Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов каршы алды.

14
май, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Владимир Волковның Мордовия башлыгын вазифасына керешү тантанасында катнашты. Тантана Мордовия Республикасы Дәүләт Җыенының чираттан тыш сессия кысаларында узды. Владимир Волковны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич тәкъдим итте.

13
май, 2012 ел
якшәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиада маршрутларына кертелгән ураманар буйлап йөреп чыкты. Республика башлыгы белән бергә Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин булды.

12
май, 2012 ел
шимбә
Бүген Татарстан Президенты Универсиада авылы территориясенә эрбет агачы утыртты. Бөтенроссия урман утырту көненә багышланган акциядә FISU президенты Клод-Луи Галльен һәм Красноярски крае губернаторы Лев Кузнецов та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International