ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Мәскәүдә Россия Инновация төбәкләре ассоциациясенең Уртак җыен әгъзалары һәм Советы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Инновация төбәкләре ассоциациясе советы Рәисе итеп сайланган.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков дәүләт, муниципаль һәм социаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтүгә күчү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үткәрде. Киңәшмә ТР Хөкүмәт йортында узды, анда министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

4
апрель, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков борынгы Болгар шәһәренә эш сәфәре кылды. Алар “Яңарыш” республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелә һәм төзекләндерелә торган объектларны карады. Беренче Даши Намдакованың “Болгарны саклаучы” скульптурасын урнаштыру урынын карадылар. Элек сынны Истәлекле билге белән Җәмигъ мәчете арасында урнаштырылу хакында хәбәр ителгән иде, бу мөселманнар җәмгыяте вәкилләрендә канәгатьсезлек уятты.
Татарстанны энергия нәтиҗәлелеге һәм башка өлкәләрдә Дания белән хезмәттәшлек кызыксындыра. Бүген Даниянең сәүдә һәм инвестицияләр министры Пиа Олсен Дюр белән очрашу вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Анда РФ икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина да катнашты. Очрашу “Алабуга” МИЗында Rockwool компаниясе заводын ачу тантанасыннан соң узды.
Бүген Алабугада «Rockwool» заводын ачу тантанасында катнашкан Россия икътисади үсеш һәм сәүдә министры Эльвира Нәбиуллина “Алабуга” махсус икътисади зонасының үсеш дәрәҗәсе һәм перспективасына бәя бирде.

3
апрель, 2012 ел
сишәмбе

Казанда Берләшкән Милләтләр Оешмасының сәнәгый үсеш буенча проект офисы ачылырга мөмкин. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ЮНИДОның Россия Федерациясендәге Халыкара сәнәгый хезмәттәшлек үзәге директоры Сергей Коротков белән очрашуы вакытында Татарстан белән ЮНИДО арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышынды.

3-5 апрель көннәрендә “Казан ярминкәсе”ндә “Чиста су. Казан-2012” III күргәзмәсе һәм конгрессы уздырыла. Мондый чараның Татарстан башкаласы Казанда үткәрелүе – ул республиканың әлеге мәсьәләгә җитди карашта булуын раслый, чиста суга багышланган күргәзмә һәм конгресс исә республика кунакларын елдан-ел күбрәк җәлеп итә.

Казанда Ауропа яһүд конгрессы яклавы астында милләтара мөнәсәбәтләргә багышланган халыкара конференция узарга мөмкин. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бүген Ауропа яһүд конгрессы президенты, Толерантлык һәм килешү буенча Ауропа Советы рәистәше Вячеслав Кантор һәм Федерация Советының халыкара эшләр буенча комитеты рәисе Михаил Маргелов белән очрашуы вакытында әлеге чараны Татарстан башкаласында уздыру перспективалары каралды. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Премьер-министр Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясенең башкаручы директоры Иван Бортник белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
1 апрельдән “ТР өчен илле иң яхшы инновацияле идея” дигән VΙΙI республика бәйгесе старт алды. Конкурсны елдагыча ТР Инвестиция-венчур фонды ТР Фәннәр академиясе һәм Фәнни-техник өлкәдә кече формадагы предприятиеләр үсешенә ярдәм фонды белән берлектә оештыра. Бүген ТР Хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында конкурска заявкалар кабул ителә башлау турында игълан ителде. Очрашуда ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов белән ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International