ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2011 ел
җомга
“Казан Венчур ярминкәсе елдан-ел үз мәйданына күбрәк компанияләрне җыя бара. Катнашучылар саны арту белән бер үк вакытта, алар тәкъдим итә торган проектлраның сыйфаты да яхшыра бара. Моны бүгенге күргәзмә дә раслый. Инде экспонент-компанияләргә территориаль яктан бу мәйданнар гына җитми башлады. Әлеге ярминкәне оештыру комитеты рәисе буларак VΙΙ Казан Венчур ярминкәсенә бу проблеманы чишү юлларын табарга ышандырам”. ТР Премьер-министры Илдар Халиков VΙ Казан Венчур ярминкәсенең пленар утырышын әнә шул сүзләр белән ачып җибәрде. Пленар утырыш ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
2010 елда «Казаноргсинтез» ААҖ 1,14 миллиард сум күләмендә чиста табыш алган. 2009 елда зыянның күләме 2,11 миллиард сум тәшкил иткән. Бүген «Казаноргсинтез» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында әнә шул хакта игълан ителде. Җыелышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

21
апрель, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә муниципаль районында булды. Биредә ул Әтнә дәүләт драма театры оешуга багышланган тантанада катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада “ТАНЕКО” ААҖндә Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының эше белән танышты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туплы хоккей буенча Россия-2011 чемпионатында “Динамо-Казан” хоккей клубының җиңүен спортчылар, тренерлар, иганәчеләр һәм җанатарларның уртак уңышы дип атады.

20
апрель, 2011 ел
чәршәмбе
Май азагында Россиягә рәсми визиты кысаларында Казанга Австрия Президентының килүе көтелә. Дәрәҗәле кунак үзе белән Татарстанга эшмәкәрләр делегациясен дә алып киләчәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Австриянең РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкәләтле илчесе Маргот Клестиль-Лёффлер белән очрашуында шул сәфәргә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.
Кичә көндезге сәгать 11 ләр тирәсендә Әлмәт шәһәрендәге 4 нче санлы котельныйда шартлау була. Шәһәргә Чаллы каласы ягыннан керү юлында, “Радиоприбор” заводы янәшәсендә урнашкан котельныйда чыккан гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә, нефтьчеләр башкаласындагы 88 торак йорт, 3 балалар бакчасы һәм 3 мәктәп җылысыз һәм кайнар сусыз калган. Ягъни бу хәл 20 меңләп әлмәтлегә турыдан-туры кагылган. Шунысы гына сөендерә, бу вакыйгадан физик зыян күрүчеләр юк. Ләкин шаккатыра торган икенче момент бар: әлеге гадәттән тыш хәлне Әлмәт хакимияте бер тәүлек буе яшергән.

19
апрель, 2011 ел
сишәмбе
Бүген “Корстон” комплексында ТР Дәүләт халык мәшгульлеге хезмәтенә 20 ел тулуга багышланган тантаналы кичә узды. Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

“Бүген кечкенә генә юбилеебыз. Кризис чорында нәкъ безнең хезмәт авыр вәзгыятьтә калган кешеләргә ярдәм күрсәтте”, - диде ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин тантаналы чараны ачып. Ул хезмәттәшләренә, партнерларына, тармак ветераннарына рәхмәт белдерде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыр атлетика буенча Ауропа чемпионы Андрей Демановка ТР Яшел Үзән районында 2 бүлмәле фатирга сертификат бүләк итте.
Быел җәйге каникуллар чорында республика балаларын 121 шәһәр яны стационар лагере, 1300 мәктәп яны лагере, 75 палаткалы лагерь һәм 10 шифаханә-курорт кабул итәчәк. Быел балалар ялын оештыруга 4 заманча база җәлеп ителә. Узган ел төзелгән ике яңа лагерь бу җәйдә балаларны кабул итә башлый. Аларның берсе Минзәлә интернат мәктәбенә караган “Полянка” лагере, икенчесе - күп функцияле “Идел” (“Волга”) яшьләр туристлык лагере. Шулай ук “Лето” республика үзәгенең реконструкция узган “Пламя” һәм Актаныш районындагы “Бүләк” лагерьлары да быел тулы куәткә ишекләрен ачачак. Лагерьларда беренче сменаны 6 июньнән дә соңга калмый ачу ниятләнә.Төрле формадагы лагерьларда бу җәйдә 211 мең малай һәм кыз ял итеп, сәламәтлеген ныгыта алачак. Моннан тыш, балигъ булмаган 40 мең үсмер җәйге чорда эшкә урнаштырылачак. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта яңгырады. ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев, мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Наилә Фәтхуллина журналистларга 2011 елның җәендә Татарстанда балалар һәм яшьләрне савыктыру, аларның ялын, мәшгульлеген оештыру үзенчәлекләре хакында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International