ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2011 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 19нчы гимназиясендә булып, анда белем бирү, укучыларның туклану, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре белән танышып йөрде. Аны исә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урыбасары Данил Мостафин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина, Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин озатып йөрде.
Бүген Казан Кремлендә Президент Рөстәм Миңнеханов ил һәм республика үсешенә лаеклы өлеш кертүче бертөркем хезмәт алдынгысына РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды. Кремльнең Ак залына җыелган 50 дән артык бүләкләнүче арасында төрле өлкә вәкилләре – дәүләт эшлеклеләре, хәрбиләр, галимнәр, муниципалитет җитәкчеләре, икътисад һәм сәнәгать өлкәсендә озак еллар хезмәт куючылар, укытучылар, табиблар, идарәчеләр, савымчы һәм терлекчеләр, спортчылар һ.б. бар иде.
Былтыр Татарстанда эш урынында имгәнүчеләр, үлүчеләр саны өченче елдагыдан, аеруча төзелеш тармагында, 2 тапкырга арткан. Моннан тыш, һәр 4-5 нче кеше зарарлы производствода яки санитар-гигиена нормаларга туры килмәгән урыннарда эшли һәм аларның 20 проценты – хатын-кыз.

15
гыйнвар, 2011 ел
шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов Гадәттән тыш хәлләр турында кисәтү, аларның нәтиҗәләрен бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышын үткәрде. Утырыш ТР Хөкүмәте йортында республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып видеоконференция режимында узды.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы республикада иң мөһим ведомстволарның берсе булып тора һәм киләчәктә дә республика җитәкчелегенең даими игътибарында торачак. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының еллык эшенә нәтиҗә ясау коллегиясендә белдерде.
2011 елга социаль ипотека буенча торак төзелеше программасын формалаштырганда башкарырлык күләмдәге эш билгеләнәчәк. Бу хакта бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының еллык нәтиҗә ясау коллегиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

14
гыйнвар, 2011 ел
җомга
Бүген Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов эш визиты белән Түбән Кама муниципаль районында булды.
Татарстанда Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография органнарын бердәм структурага берләштерү каршылыкларсыз узды. Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе коолегиясенең киңәйтелгән утырышында шундый фикер белдерде.
Бүген Хөкүмәт йортында ТР Хөкүмәте белән РФ Хисап палатасы арасында үзара ярдәмләшү турындагы Килешүгә кул куелды. Документ ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның РФ Хисап палатасы аудиторы Александр Пискунов белән очрашуы вакытында имзаланды.

13
гыйнвар, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллегиясе утырышы уздырылды.

Министрлыкның узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча хисап тоткан һәм быелга бурыч-максатлар билгеләгән министр Артем Сидоров чыгышыннан соң сүз алган Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, былтыр соңгы атнада гына да экология законнарын бозган өчен штрафлар буенча күп бурычы җыелган предприятиеләрдән 22 млн. сум акча җыеп алынды, гомумән алганда, штрафлар буенча 700 млн. сум дип каралган еллык план үтәлде, диде. Министрлыкта барган утырышта катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, идарә башлыгы табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелекне нәтиҗәлерәк итү өчен идарәне Татарстан Хөкүмәтенең электрон документ әйләнешенә кертү сорала, диде. Президент исә бу мәсьәләне гамәли яктан уңай хәл итүне ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына, ә инде Экология һәм табигать ресурслары белән Финанслар министрлыкларына административ мәсьәләләрдә ярдәм итәргә йөкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International