ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2011 ел
чәршәмбе
Бүген Россиянең прокуратура органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Россия прокуратура органнары оешуга 289 ел тулуга багышланган тантаналы җыелыш ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Казан” милли-мәдәният үзәгендә узды.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр вазифаларын башкаручы Равил Моратов рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм алар нәтиҗәләрен бетерү, янгын иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Видеоконференция режимында үткән утырышта барлык муниципаль районнар вәкилләре катнашты.

11
гыйнвар, 2011 ел
сишәмбе
Россия Пенсия фондына кагылышлы законга быел 1 гыйнвардан үзгәрешләр кертелеп, иминиятләштерү взнослары ставкасы элеккеге 26 проценттан 34 процентка кадәр җиткереләчәк, шулай ук Пенсия фондына иминиятләштерүчеләрнең хисап ясау вакыты һәм составы башкача булачак.

8
гыйнвар, 2011 ел
шимбә
Бүген Болгардагы ике яңа торак йортка Бөек Ватан сугышы ветераннары күченде. Аларны бу бәйрәм белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков котлады.

3
гыйнвар, 2011 ел
дүшәмбе
Казанның әлегә “Рубин” дип йөртелгән 45 мең тамашачы утыртырга сәләтле футбол стадионы 2012 ел ахырында кулланылышка тапшыру планлаштырылган.

30
декабрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казан метрополитенының күптән көтелгән “Кәҗә бистәсе” станциясе халыкка хезмәт күрсәтә башлады.
Бүген Казан Кремлендә Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премияләрен тапшырды.

Кремльнең Ак залына җыелган өч дистәдән артык фәнни элита вәкиле һәм предприятие җитәкчесе арасында “Молекуляр кушылмаларның органик чыгышы – электроника һәм медицина өчен наноматериаллар җыюда кулланылучы блоклар”, “Үсемлекләрдә калий циркуляциясе процессының ялганыш механизмы”, “Нефтьне транспортлауның ышанычлылыгын күтәрү буенча технологик чишелешләр комплексын сәнәгатьтә реализацияләү” , “Авыр нефть чималын чыгару һәм эшкәртү процессларында интенсив парга әйләнү, электромагнит активлыгының инновацияле, энергия саклау технологияләре” хезмәтләре, “Оптик нурланышның матдә белән тәэсир итешүе: теория, эксперимент, кушымта”, “Органик булмаган матдәләрнең химик технологиясе”, “ Җинаятьчелек белән бәйле проблемаларны заманча чишү юллары”, “Борынгы заманнардан бүгенгә кадәр дөнья культурасы контекстында татар халкы тарихы” дигән эшләр циклларын тәкъдим иткән авторлар коллективлары һәм аерым авторлар бар иде.

29
декабрь, 2010 ел
чәршәмбе
Бүген Әлмәттә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә“Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Бүген Татарстанның Чирмешән район Советының чираттан тыш VI утырышында Нурхәмит Хәмидуллин районның яңа җитәкчесе итеп сайланды. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт районында “Татнефть” ААҖнең “Татнефтегазпереработка” идарәсе составына керүче Миңнебай газ эшкәртү заводында яңа җайланманы эшләтеп җибәрүдә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International