ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2010 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда республика предприятиеләренең “Ренова” компанияләр төркеме һәм “Сколково” инновацион үзәге белән ике якка да файдалы хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре хакында фикер алыштылар. “Ренова” компанияләр төркеме вице-президенты – идарә әгъзасы Ринат Халиков җитәкчелегендәге “Ренова” компанияләр төркеме һәм “Сколково” инновацион үзәге вәкилләре белән очрашуны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.


27
ноябрь, 2010 ел
шимбә

Бүген, Әниләр көне алдыннан, ТР Премьер-министры Илдар Халиков Казанның Юлиус Фучик урамындагы йортларның берсендә яшәүче күп балалы Зәйнуллиннар гаиләсендә булды.

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков журналистлар - Россия Федерациясендәге чит илләр массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Очрашу Казанда ТР Хөкүмәте йортында үткәрелде.


26
ноябрь, 2010 ел
җомга
“Сакчыл җитештерү” проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының “Казан моторлар төзү” җитештерү берләшмәсе мәйданында Премьер-министр Илдар Халиков катнашында узган күчмә коллегия утырышында каралды.
Татарстанда соңгы ике атнада 134 мең кв. м мәйданда торак сафка бастырылган. 25 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, республикада сафка бастырылган торак мәйданы 1 млн. 768 мең кв. метр тәшкил итә. Бу, еллык биремнең 82 проценты. Ел ахырына кадәр калган бер айдан аз гына артык вакыт эчендә 300 мең кв. метрдан артык мәйданны сафка бастырырга кирәк. Бу күләм тулысынча диярлек социаль ипотека программасы өлешенә туры килә. Әлеге мәгълүматлар бүген Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә яңгырады.

25
ноябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда бернинди дә хезмәт мигрантлары булырга тиеш түгел, төзелеш өлкәсе генә искәрмә булып калырга мөмкин. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган Яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссия утырышында ТР Хөкүмәте беренче вице-премьеры Равил Моратов белдерде.
Татарстан киләчәген автомобиль төзелеше тармагы үсешендә күрә. Бу хакта бүген республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов Чаллыда узган Россиянең генераль һәм баш конструкторлары, икътисадның югары технологияле секторлар әйдәп баручы галимнәр һәм белгечләр советы утырышында белдерде. Заманча проектлау технологияләрен автосәнәгать өлкәсенә кертүгә багышланган утырышны Россия Хөкүмәте вице-премьеры Сергей Иванов алып барды.
“ТР үсеше: үсешнең яңа стратегиясе һәм инвестицияләр җәлеп итү” дигән стратегик сессиясен Татарстанның Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге белән уртак эшчәнлегенең башы дип атарга була. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип саный. Бу хакта ул сессиядә катнашучыларны сәламләү чыгышында белдерде. Сессия эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге президенты Александр Шохин белән очрашуында Татарстан үсешенең яңа стратегиясе, инвестицияләр җәлеп итү юллары фикер алышуның төп темасы булды. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда шулай ук Премьер-министр Илдар Халиков, ТР Президенты ярдәмчеләре Искәндәр Мөфлиханов, Анатолий Краснов, Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлегенең инвестиция сәясәте буенча рәистәше Игорь Вдовин, Oriental Patron компаниясенең идарәче партнеры Джозеф Чан һ.б. катнашты.

24
ноябрь, 2010 ел
чәршәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендагы резиденциясендә бүген эш буенча Татарстанга килгән Орел өлкәсе губернаторы Александр Козлов җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International