2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты Россиядә узачак. Бу хакта берничә минут элек кенә ФИФА ның Швейцариянең Цюрих шәһәрендәге штаб-фатирында игълан ителде. Россиянең бу көрәштә көндәшләре Англия, шулай ук коллектив заявкалар белән катнашкан Испания/Португалия һәм Бельгия/Голландия иде.
Ә 2022 елда футбол буенча дөнья беренчелеге Катарда узачак.
Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасында алкоголь һәм составында спирт булган продукция әйләнеше өлкәсендәге вәзгыятьне контрольдә тоту буенча Совет утырышын үткәрде.
Бүген ТР Министрлар Кабинетының “Казан ярминкәсе”ндә узган күчмә утырышы кысаларында, ТР Хөкүмәте белән Алманиянең “Flad&Flad Communication Group” компаниясе арасында хезмәттәшлек Килешүенә кул куелды. Документны Татарстан ягыннан Премьер-министр Илдар Халиков имзалады.
Республикада һәр тармакта, һәр муниципаль берәмлектә бер берәмлек продукция яки квадрат метр мәйданга туры килгән энергия чыгымнары буенча дисбаланс саклана. Бер үк типтагы объектларда энергия куллану күрсәткечендәге аерма 2-3 тапкырга җитә. Бюджет оешмалары арасында, мәсәлән, җылылык энергиясен куллану буенча иң югары күрсәткеч Ютазы районында. Биредә республика буенча уртача күрсәткеч 2 тапкырга арттырылган. Зәй һәм Апас районнарында да бер кв. метр мәйданга тотылган гигокалорий республика буенча уртача күрсәткечтән якынча 2 тапкырга артык.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “Н.Е.Жуковский исемендәге үзәк аэрогидродинамика институты” федераль дәүләт унитар предприятиесе (ФДУП) арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
“Яшьләр үзләренең конкурентлыкка сәләтен күрсәтергә тиеш. Көндәшлеккә сәләтне белем дәрәҗәсе һәм эшлеклелек сыйфатлары билгели”. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Студентлары чираттан тыш конгрессының пленар утырышында шулай дип белдерде. Утырыш Казан федераль (Идел буе) университетының актлар залында үтте. Пленар утырышта ТР Студентлар лигасының яңа Уставы расланып, 2010 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре каралды.