ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2010 ел
шимбә
Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Kronospan Group" концерны хуҗасы Питер Кайндл Татарстан Республикасы территориясендә OSB плитәләре производствосы ачу проекты хакында фикер алышты, дип хәбәр иттеләр ТР Президентының матбугат хезмәтеннән.
2005 елның 1 мартыннан соң исәпкә баскан ветераннарга торак алу өчен бирелгән заявкаларның законга туры килүе тикшереләчәк. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә әнә шулай дип белдерде.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 21 майга 2005 елның 1 мартыннан соң исәпкә баскан субсидия алучылар реестрында 8384 ветеран исәпләнә, федераль үзәк тарафыннан 5,9 миллиард сумлык субсидия бүленгән.

21
май, 2010 ел
җомга
Бүген Томск шәһәрендә узучы "Innovus" XIII инновацион форумында "Россиянең инновацион төбәкләре Ассоциациясе"н төзү турындагы Меморандумга кул куелды.
“Инновацияле технологияләр өлкәсендә федераль хакимиятнең игътибарын Мәскәүгә генә түгел, төбәкләргә дә юнәлтергә кирәк”. Бүген Томскида XIII Innovus инновация форумында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шулай дип белдерде.

20
май, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Хәлил Акынджы белән очрашты.

Очрашу Казан шәһәрендәге EFES компанияләр төркеме предприятиесе территориясендә узды.
Бүген EFES компанияләр төркеме Казандагы солод җитештерү комплексында яңа производство мәйданын эшләтеп җибәрде. Аны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркиянең РФ Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Хәлил Акынҗы, Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Тута, EFES компанияләр төркеменең Россиядәге генераль директоры Йүксәл Гюкбулут, Anadolu Group холдингының Директорлар советы рәисе һәм башкаручы директоры Тунҗай Озилхан, EFES Beer Group президенты Алехандро Хименез һ.б. катнашты.

19
май, 2010 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә ир-атлар командалары арасында волейбол буенча өч тапкыр Россия чемпионнарын – “Зенит-Казан” клубын кабул итте. Республика башлыгы команданы 2009-2010 елгы сезонда чираттагы мәртәбә чемпион исеменә лаек булуы белән котлады.
Бүген Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә БДБ илләре Эчке эшләр министрлыгы (Полициясе) аппаратлары җитәкчеләре киңәшмәсен алып барган Россия эчке эшләр министры урынбасары Сергей Герасимов билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар, үзара элемтәләрне ныгыту һәм җәелдерүдән тыш, эчке эшләр һәм полиция органнарына кадрлар сайлап алу, әзерләү һәм билгеләү системасын булдыруны да күздә тота. Узган юлы очрашуда личный состав белән тәрбия эшен оештыру эшләре турында сүз булган иде, дип искәртеп, бу юлы, Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итү елында, шушы юнәлешне ветераннар оешмалары рәисләре белән берлектә дәвам иттерүне кулай күрдек, диде ул.
Татарстанда ел ярым-ике ел эчендә эфир телевидениесе тапшыргычлары санын ике тапкыр арттыру күздә тотыла. Бүген ТР Министрлар Кабинетында республика Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре” федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Алексей Малинин тарафыннан әлеге проектны гамәлгә ашыру турындагы килешүгә кул куелды.

18
май, 2010 ел
сишәмбе
Бүген ТР башкаласына Россия эчке эшләр министры армия генералы Рәшид Нургалиев килде.

"Казан" халыкара һава аланында Рәшид Нургалиевны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров каршы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International