ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Икътисад һәм социаль өлкәнең үсеш дәрәҗәсе, инвестицияләр җәлеп итә алуы хокук саклау органнарының нәтиҗәле эшенә бәйле. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Ратушасында узган Бергәлек дәүләтенең эчке эшләр министрлыклары берләштерелгән коллегиясе утырышында белдерде. 

Россия Федерациясе эчке эшләр министры полиция генералы Владимир Колокольцев һәм Беларусь Республикасы Эчке эшләр министры милиция генерал-лейтенанты Игорь Шуневич җитәкчелегендәге делегация оператив эшчәнлек юнәлешләре буенча багланышлар мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 

 

Татарстанда санитар-экологик икеайлык чараларында 1 миллион 127 мең кеше катнашкан. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев җиткерде.

Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре белән Россия ЭЭМ һәм Беларусь Республикасы ЭЭМ делегацияләре әгъзалары килде.  

Россия ЭЭМ делегациясен РФ Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев җитәкли.

«Казан» халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин каршы алды.

Күп еллар дәвамында «Газпром» компаниясе газ китереп торуда, машина төзелешендә, нефть химиясендә, фәнни-мәгариф һәм социаль өлкәдәге проектларны гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасының стратегик партнеры булып тора.   

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  «Газпром» ГАҖ финанс-икътисадый хезмәтләре һәм ярдәмче җәмгыятьләре  җитәкчеләренең тармак киңәшмәсендә хәбәр итте.    

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру буенча киңәшмә уздырды.

Искә төшерәбез, 7 июньдә Зур Кызыл урамында соборны яңадан булдыру урынында күчмә киңәшмә уздырылган иде.


12
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Казахстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының Беренче Президенты исемендәге китапханәне һәм «Барыс» хоккей клубының Боз сараен карады.

Бүген эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев белән очрашты.

Очрашу башлануга ук, Рөстәм Миңнеханов Нурсолтан Назарбаевка очрашу мөмкинлеге, ЭКСПОда Татарстан делегациясе катнашуда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Бүген эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанада Казахстан Республикасы Премьер-министры Бакытҗаном Сагынтаев  белән очрашты. "Астанада ЭКСПО халыкара күргәзмәсе ачылу белән чын күңелдән котлыйм. Ышанам ки, алдагы өч айда Казахстан башкаласы дөньяның фәнни һәм технологияләрдәге казанышлар үзәге һәм энергетика өлкәсендә инновацияләр өчен мәйданчык булачак. Без ихластан атаклы Президентыгыз Нурсотлан Назарбаев җитәкчелегендәге тугандаш казахстан халкы уңышларына шатланабыз. Безнең делегациянең Россия көнендә әлеге иң эре халыкара күргәзмәдә катнашуы, Россия Федерациясе белән Казахстан арасындагы дуслыгын ныгыту кысаларында Татарстан-Казахстан хезмәттәшлеген алга таба киңәйтүгә ярдәм итер, дип өметләнәм". 

Бакытҗан Сагынтаев Рөстәм Миңнехановка җылы сүзләре өчен рәхмәт әйтте, Татарстан Президенты һәм Татарстан халкын Россия көне бәйрәме белән котлады. 

Россия Федерациясе дәүләт бәйрәме – Россия көне белән Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин котлады.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Сезне Россия Көне белән котлыйм. Безнең ата-бабаларыбыз үзләренең тырыш хезмәте, ихтыяр көче, таланты һәм илһамы белән бөек держава корганнар, аның мәдәни, рухи потенциалын арттырганнар, аны дошманнардан яклаганнар, - диелә телеграмма текстында. - Бу патриотизм һәм гражданлык, иреккә һәм гаделлеккә омтылу традицияләре безнең өчен ышанычлы әхлакый ориентир булып тора. Ватан хакына һәм аның киләчәге хакына куелган максатларыбызга ирешергә ярдәм итә. Сезгә уңышлар һәм иң изге теләкләр җиткерәм».

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Россия Федерациясенең иң мөһим дәүләт бәйрәме – Россия көне белән тәбрик итәм!

Чирек гасырдан артык безнең илебез яңа тарихи шартларда үсә. Икътисад өлкәсендәге һәм җәмгыятьтәге уңай үзгәрешләр, илебезнең кодрәте ныгу Россиянең халыкара абруен күтәрә, киләчәккә ышаныч бирә. Ватандашларыбыз өчен бу бик зур горурлык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International