ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйнгә эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровның илнең Премьер-министры Хәлифә Әл Хәлифә белән очрашуында катнашты.

Татарстан Республика Премьер-министры Илдар Халиков бүген Азнакай һәм Зәй муниципаль районнарына эшлекле очрашуга бара.

Илдар Халиковның  социаль объектларны каравы,  шулай ук Азнакай муниципаль районы Советы утырышында катнашуы, ә көннең икенче яртысында Зәй муниципаль район Советы утырышында катнашуы көтелә.

7,5 меңнән артык яшь татарстанлы бүген “Юнармия” хәрәкәтендә катнаша. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

“Республикада яңа “Юнармия” проекты актив гамәлгә ашырыла, бүген төбәктә 493 яшь армиячеләр отряды эшли, аларда 7600 мәктәп укучысы шөгыльләнә”, - дип сөйләде ул.


20
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин өченче чакырылыш Алабуга муниципаль районы советының унтугызынчы сессиясе эшендә катнашты. Бу чара районның 2016 елдагы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләренә һәм 2017 елга куелган бурычларга багышланган иде.

Бүген ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин Менделеев муниципаль районында булды.  Төп максаты – өченче чакырылыш Менделеев муниципаль районы советының унсигезенче утырышында катнашу иде. Утырышның темасы – “Менделеев муниципаль районының 2016 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлар”.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Бәхрәйн Корольлегенең Манама шәһәренә килде. "Бәһрәйн" халыкара аэропортында аны Россиянең Бәһрәйндәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Вакыйф Гәрәев белән шәйх Хәмәд бән Ибраһим Әл Хәлифә каршы алды.

Бүген IDEX-2017 Халыкара оборона күргәзмәсенең икенче көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш визитын дәвам итте. Төшкә кадәр ул ил хакимияте вәкилләре һәм бизнес даирәләре вәкилләре белән очрашты. Аннары Рөстәм Миңнеханов БГӘ Әмире киңәшчесе шәйх Солтан бән Хәлифа Әль Нахайян белән очрашты. Шуннан Татарстан Республикасы Президенты IDEX-2017 Халыкара оборона күргәзмәсе белән танышуын, игътибарны күбрәк NavDEХ 2017 хәрби-диңгез флоты күргәзмәсенә юнәлтеп, дәвам итте. 


19
февраль, 2017 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия Федерациясе рәсми делегациясе составында IDEX-2017 халыкара оборона күргәзмәсен ачуда катнашты. Күргәзмә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Абу Даби шәһәренә 19-20 февральдә уза.
IDEX (International Defence Exhibition) – 1993 елдан бирле ике елга бер мәртәбә уздырыла торган хәрби кораллар һәм хәрби техника халыкара күргәзмәсе.    

Татарстан Республикасы Президенты Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Абу Даби шәһәренә эш сәфәре белән эш килде, анда ул 19-20 февральдә узачак IDEX-2017 халыкара оборона күргәзмәсендә катнаша. Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия Федерациясе рәсми делегациясе составына керә.  
Татарстан Республикасы Президенты эш сәфәре программасында IDEX-2017 халыкара оборона күргәзмәсен ачу тантанасында катнашу, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре җитәкчеләре һәм кайбер илләрнең күргәзмәдә катнашучы делегацияләре, бизнес бергәлекләре вәкилләре белән рәсми очрашулар  планлаштырылган.


18
февраль, 2017 ел
шимбә

Бүген “Россия чаңгы юлы-2017” массакүләм чаңгы ярышларында 20 меңнән артык казанлы  катнашты.

Казанда бу чара өч мәйданда  - Горки-Әмәт урман паркында, Казансу тугаенда (Гаврилов урамы буенча) һәм Юдино бистәсендәге “Локомотив” стадионында узды.

Татарстанда массакүләм чаңгы ярышларына якынча 190 мең кеше чыккан.

Татарстан Президенты hәм республика Хөкүмәте исеменнән  "Россия чаңгы юлы-2017" ярышларында  катнашучыларны Татарстанның премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев сәламләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International