Бүген Казанда КАИның “Олимп” спорт комплексында генерал-лейтенант Александр Антонов истәлегенә багышланган, ветераннар арасында I Бөтенроссия суда туплы уен турнирының тантаналы ачылышы булды. Бу чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР буенча эчке эшләр министры Артём Хохорин катнашты.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген, “Талантларны ачу” форумы кысаларында, республикадан читтә яшәүче яшь белгечләр белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Туризм лидеры” республика конкурсында җиңүчеләрен бүләкләүдә катнашты.
Бу чара Казан Ратушасында узды.
Искә төшерәбез, конкурсның төп максаты – туризм базарында иң яхшы юнәлешләрне һәм катнашучыларны ачыклау. Конкурс 2001 елда оештырылган иде, 2015 елга кадәр ул “Туризм – XXI гасыр” исеме астында үткәрелде.
“Хөрмәтле гражданнар!
Соңгы вакытта Татарстан Республикасы халкының республикабыз банкларыннан акчаларын алырга чакырган, банклар ябылу турында һәм башка начар хәбәрләр алу очраклары артты. Бу хәбәрләр чынбарлыкка туры килми һәм алар җәмгыятьтә паника һәм киеренкелек таратуга юнәлтелгән”.
Бүген ТР Министрлар Кабинеты, ТР Профсоюзлар федерациясе һәм ТР Эш бирүчеләр берләшмәләренең координацион советы арасында 2017-2018 елларга социаль-икътисади сәясәт алып бару һәм социаль партнерлыкны үстерү турында өч яклы килешү имзаланды. Бу тантана Татарстан Хөкүмәте йортында узды.
Документны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, ТР Преприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе президенты, эш бирүчеләр берләшмәләренең координацион советы рәисе Александр Лаврентьев имзалады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге рәисе Александр Сахатович Дадаев белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
«Сезне Татарстан Республикасындә сәламлибез, - диде Рөстәм Миңнеханов, кунакларга мөрәҗәгать итеп. – Шунысы күркәм – сез беренче даими «Казан – Ашхабад» рейсы белән килдегез, бу хакта без күптән сөйләшкән идек инде».
Бүген Төркия Республикасына эш сәфәре азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Мәүлет Чавушоглуна Татарстан белән Төркия арасында хезмәттәшлекнең агымдагы торышы буенча фикер алышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
Төркия Республикасы эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкарада Мостафа Кемаль Ататөрк мавзолеендә булды һәм хәзерге Төркия Республикасына нигез салучыга чәчәк бәйләме салды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Мавзолейның Мактаулы кунаклары кенәгәсендә истәлекле язма калдырды һәм Мостафа Кемаль Ататөркнең тормышына һәм сәяси эшчәнлегенә бгышланган музей экспозициясен карады.
Бүген Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ERG İnşaat компаниясе генераль директоры Мозаффәр Оздемир белән очрашты.
«ERG» компаниясе – капиталы 750 млн. АКШ доллары булган эре төзелеш компаниясе. Төркия сәнәгать объектлары һәм граждан торагы төзелеше базарында «ERG» компаниясе 50 ел эшли инде. ERG төп офисы Әнкара шәһәрендә урнашкан.
ERG компаниясе эре энергетика объектлары, аэропортлар, күперләр һәм тоннельләр, төрле типтагы сәнәгать объектлары һәм җайланмалары төзи һәм монтажлый, проект һәм инжиниринг эшләрен башкара.