ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

2 февраль көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе Виктор Демидов белән очрашты.

Виктор Демидов Татарстан Президентына үткән ел Татарстан Республикасы Конституция судының эш йомгаклары, кабул ителгән йомгак карарлар һәм суд уздырган гамәлләр турында мәгълүмат бирде.


1
февраль, 2014 ел
шимбә
2013 елда Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы эшенең төп нәтиҗәсе Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиадасын уңышлы уздыру булды. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов министрлыкның йомгаклау коллегиясендә белдерде. Коллегия эшендә шулай ук Россия Федерациясе спорт министрының урынбасары Наталья Паршикова катнашты.
Балалар бакчаларын төзү һәм реконструкцияләү программасын 2014 елда уңышлы гамәлгә ашыру өчен, хәзер үк актив эшне башларга кирәк. Бу хакта йөкләмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимындагы  гадәттәге шимбә киңәшмәсендә белдерде.

31
гыйнвар, 2014 ел
җомга
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елга нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга максат-бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында чыгыш ясады.
2014 елда Татарстанда мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә 10 меңнән артык урын булдырылачак. Бүген бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында ведомство башлыгы Энгель Фәттахов хәбәр итте. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт думасы депутаты, РФ Дәүләт думасының мәгариф буенча комитет әгъзасы Илдар Гыйльметдинов катнашты.
Бүген ИТ-паркта ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының коллегия утырышы узды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Түбән Кама шәһәре һәм муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.

Наркоманлык таралу мәсьәләсен көч структуралары, хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмаларның бердәм эшләве шартларында гына хәл итеп була. Мондый фикерне бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Наркотикларга каршы комиссия һәм Наркотиклар әйләнешен тикшереп тору буенча Россия Федерациясе Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясенең уртак утырышында белдерде.

Җир участокларының кадастр бәясе кимүе турындагы суд дәгъвалары һәм банкротлык процедураларында намуссыз конкурс идарәчеләре булуы, Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына 2014 елда хәл итәргә кирәк булган төп проблемалар булып кала. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков министрлыкның йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаганда белдерде.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы булды. Утырышны Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәр округлары белән видеоконфернцэлемтә режимында Комиссия рәисе – ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов уздырды. Көн үзәгендәге мәсьәлә- аномаль түбән температура вакытында Татарстан гражданнарының иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында иде.

Соңгы биш елда Татарстан Республикасында авылга бюджет ярдәме 100 млрд. сумнан артып киткән, шул исәптән федераль һәм республика акчалары исәбенә дә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисад советы утырышында хәбәр итте. Утырыш темасы агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеген арттыруга багышланды. Икътисадый совет утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, банк структуралары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вәкилләре, шулай ук АСК предприятиеләре топ-менеджменты катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International