2013 елның 30 декабреннән 2014 елның 8 январенә хәтле Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чиратлы ялда була. Татарстан Республикасы Конституөиясенең 98 ст. нигезендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын бу дәвердә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков башкарачак.
Татарстан Республикасында кулланучылар кооперациясе хәле турында бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.