Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Велес Капитал” инвестиция төркеме җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Рөстәм Миңнеханов һәм “Велес Капитал” инвестиция төркеме генераль директоры Сергей Жданов киләчәктә уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген ФКХның ТР буенча Идарәсе бинасында 17 ноябрь көнне авиакатастрофада һәлак булган Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча Идарәсе җитәкчесе Александр Антонов белән хушлашу чарасы узды. Генерал-лейтенант Антонов белән хушлашырга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Дәүләт Советының Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары, ведомтсволары җитәкчеләре, ФКХнең ТР буенча Идарәсе хезмәткәрләре килде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ильменау Техник университеты (Германия) ректоры профессор Петер Шарфф белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Яклар Туполев исемендәге Казан милли эзләнү техник университеты – КНИТУ-КАИ белән бергә Германия-Россия яңа технологияләр институтын булдыру проекты буенча киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, эшкуарлык егәре булган урта сыйныф формалаштыру – Татарсан җитәкчелегенең мөһим бурычларыннан берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Идел” граждан университеты” мәгариф проекты сессиясендә чыгыш ясаганда хәбәр итте. Сессия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Мәганов, Татнефть" ААҖ Директорлар советы рәисе ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов катнашты.
Бүген Әлмәткә эш визиты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың нефть тармагы активы белән очрашты. Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнашты.
"Татнефть" ААҖ Директорлар советы бүгенге утырышында генераль директор Ш.Ф. Тәһәветдиновның лаеклы ялка чыгуы сәбәпле отставкага китүен кабул иттеләр һәм генераль директор урынына моңарчы "Татнефть" ААҖ генераль дирекеторының беренче урынбасары урынын биләгән Наил Өлфәтович Мәгановны билгеләгәннәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Элмәткә эш визиты кысаларында "Татбурнефть" идарә компаниясенед бораулау үзәгендә булды. Аны "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһәветдинов озата йөрде.