ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2013 ел
җомга
“Казан Универсиадасын әзерләү һәм үткәрүдә бюджет акчаларын урлау фактлары ачыкланмады”. Бүген Россия һәм Татарстан Хисап палаталарының ТР Хөкүмәте йортында узган берләштерелгән утырышында Россия Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин шулай дип белдерде. Анда июль аенда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын оештыру һәм уздыруга бүленгән бюджет акчаларын файдалануны тикшерү нәтиҗәләре игълан ителде.
Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, РФ спорт министры Виталий Мутко, ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов, РФ һәм ТР Хисап палаталары аудиторлары, ТР министрлык-ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
“Спорт тапшырулары” АНО генераль директоры Василий Кикнадзе Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешманың Попечительләр советы утырышын уздырды.
Бу чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды
“Әзер коммерцияле продуктны – түбән сыйфатлы агачны сыек ягулыкка әйләндерү өчен җиһаз эшләү” проектын инвестицияләү турында мәсьәлә каралды (“ЭнергоЛесПром” ҖЧҖ). Бу предприятие 2007 нче елда агач материаллары калдыкларын сыек ягулыкка әйләндерүче термохимик технологияләрне үстерү һәм аны базарга кертү максатыннан булдырылган, предприятиенең үсеше ТР Инвестицион-венчур фонды ярдәмендә гамәлгә кертелә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Анатолий Иванович Щеповских белән хушлашу чарасында катнашты. Бу чара Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында узды.
Искә төшерәбез, Түбән Кама муниципаль районы башлыгының әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча киңәшчесе, элеккеге Татарстан экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министры Анатолий Щеповских 2013 нче елның 4 нче сентябрендә 69 нчы яшендә кинәт вафат булды.

Бүген "Интерра-2013" Новосибирск инновацион форумында "Регионнарның инновацион инфраструктураларын үстерү һәм нәтиҗәлекләрен арттыру" эспертлар сессиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  инновацион инфраструктураны үстерүдә Татарстан Республикасының тәҗрибәсе турында  сөйләде.  Рөстәм Миңнеханов моназараның модераторы булды, сессиядә шулай ук Новосибирск өлкәсе губернаторы Василий Юрченко, Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин, Россия Инновацион регионнары ассоциациясе әгъзалары регионнарының вәкилләре катнашты.

Россия Инновацион регионнары ассоциациясенең "Интерра-2013" Новосибирск инновацион форумында катнашуы РИРА әгъзалары булган барлык регионнар өчен дә файдалы. Бүген Новосибирскка эш визиты кысаларында әлеге форумда катнашучы РИРА Советы Рәисе – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый фикер әйтте.
Татарстан Республикасы Президенты - Россия Инновацион регионнар ассоциациясе Советы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Новосибирскка эш визиты кысаларында Россия Инновацион регионнары ассоциациясе комитетлары җитәкчеләренең чираттан тыш җыелышын уздырды. Утырышта шулай ук Новосибирск өлкәсе губернаторы Василий Юрченко да катнашты.

5
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов эш визиты белән Новосибирскка килде. Толмачево халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президентын Новосибирск өлкәсе губернаторы Василий Юрченко каршы алды.
Бүген Казанда “Химград” технополисында Россия индустриаль парклары ассоциациясенең “Россиядә индустриаль парклар үсеше проблемалары һәм перспективалары” темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Аның беренче өлешендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген “Химград” технополисы территориясендә “Татарстанда BASF көне” чарасы узды. Аның асылы, бетонга өстәмә җитештерүче яңа завод ачылышыннан һәм сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өчен инновацияләр күргәзмәсеннән гыйбарәт булды. Завод ачылышы тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Башкортостан Республикасы вице-премьеры Дмитрий Шаронов, “Химград” ААҖ директорлары советы рәисе Альберт Кәримов, Россиядә һәм БДБ дә BASF концерны башлыгы Сергей Андреев, “БАСФ Төзелеш системалары” ҖЧҖ генераль директоры Сергей Ветлов һәм башка рәсми затлар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International