Бүген (2013 елның 25-26 августы) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Волгоград өлкәсенә килде. Волгоград шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Волгоград өлкәсе губернаторы Сергей Боженов, Волгоградской өлкәсе Хөкүмәте вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең транспорт министры Максим Соколов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды, анда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнаштылар.
Бүген Казанда Х "Газпром" ААҖ Спартакиадасы тәмамланды. Ябылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Газпром" ҖЧҖ идарә рәисе Алексей Миллер катнаштылар.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарындагы кадрлар үзгәрешенә кагылышлы Указларны имзалады. 2013 елның 23 август УП-823 нче Татарстан Республикасы Указы белән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе итеп Әсгать Сәфәров билгеләнде. 2013 елның 23 август УП-822 нче номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы Юрий Камалтынов Президентның кандидатурасы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән килештерелгәнчегә кадәр Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.
Бүген Болгарда Халыкара археологик тикшеренүләр үзәге тәкъдим ителде. Бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм “Газпром” ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер катнашты. Әлеге үзәкне тәкъдим итүгә кадәр рәсми затлар Болгар цивилизациясе музее белән берләштерелгән Елга вокзалында, Истәлекле билгедә, Җәмигъ мәчетендә булды. Аннары кунакларга агымдагы елның май аенда ачылган Халыкара археологик тикшеренүләр үзәге тәкъдим ителде. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул яңа үзәк халыкка хезмәт итәчәк дип белдерде.
Бүген “Газпром” ААҖ идарә рәисе Алексей Миллер Казанга эш визиты белән килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков һәм башкалар каршы алды. Исегезгә төшерәбез, Алексей Миллерның Казанга килүенең төп сәбәбе - "Газпром" ААҖнең X җәйге Спартакиадасын ябу тантанасында катнашу.