ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков AECOM компаниясе вәкилләре - AECOM Россия һәм БДБ “Транспорт инфраструктурасы” юнәлеше директоры Владимир Аветисян һәм “AECOM Россия” идарәчесе Энтони Янг белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды, анда ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшов, Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Иршат Минкин, “Россия 2018” оештыру комитеты” коммерцияле булмаган автоном оешманың Казандагы бүлеге җитәкчесе Михаил Леонов һ.б. катнашты.


19
август, 2013 ел
дүшәмбе

"А Плюс Девелопмент" ҖЧҖ генераль директоры Петр Гавырин белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Казан Кремлендәге очрашуда ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР икътисад министры урынбасары Артем Здунов, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шәһивәлиев катнаштылар.

Пакистан Республикасының Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Аламгир Бабар белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләлр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттәхов катнаштылар.


18
август, 2013 ел
якшәмбе
Бүген Казанда тантаналы рәвештә “Газпром” ААҖнең X өлкәннәр һәм V балалар җәйге Спартакиадалары ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

17
август, 2013 ел
шимбә
Бүген Әлмәттә “Татнефть”нең ел саен уза торган гадәти яшь хезмәткәрләрнең һөнәри осталык конкурсы булды. Конкурсны тантаналы ачуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов, Әлмәт муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакиров, "Татнефть” ААҖ Директорлар Советы әгъзалары, нефть сәнәгате ветераннары катнашты.

15 августка булган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы 94 процентка үтәлгән, ягъни 4,7 млрд. сумның 4,45 млрд. сумнан артыгы үзләштерелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Киңәшмә гадәттәгечә видеоконференция режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән узды.  Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, ремонт барышы буенча борчуга сала торган берничә йорт кына бар: Әгерҗе районында (2 йорт), Югары Осланда (бер йорт) һәм Казанда (2 йорт). Гомумән республика капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру буенча артта калмый торган иде. ТР төзелеш министры сүзләренчә, торак йортларны капиталь ремонтлау эшләрен 2013 елның 10 сентябрьенә кадәр тәмамлау планлаштырыла.   


Татарстан Республикасында 67 процент уңыш мәйданнары җыелган инде, тулай ашлык күләме 2 млн. тоннадан артык булды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган республикакиңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмә гадәттәгечә  видеоконференция режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән узды.  Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республикада уртача уңышлылык гектардан 18,9 центнер тәшкил итә.  Как отметил Марат Ахметов, средняя урожайность по республике составляет 18,9 ц с гектара. Саба муниципаль районында бөртеклеләрне урып-җыю барышы республикада иң тиз темплар белән бара - анда мәйданарның 85 проценты җыелган, аннан Апас районы (82%), Буа, балтач, кукмара, Алексеевск, Әлки һәм башка районнар.   


16
август, 2013 ел
җомга
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия-Төркия җәмәгатьчелек форумы идарәсе әгъзасы Владимир Ивановский белән очрашты.

Россия-Төркия җәмәгатьчелек форумы әгъзасы Владимир Ивановский белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Президентының тышкы икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров катнаштылар.


15
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Әлки районы Каргалы авылында реконструкцияләнгән авыл мәдәният йортын бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карады. Искә төшерик, республика башлыгы бүген Алексеевск, Спас һәм Әлки районнарында булды. Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән кырдардагы уңыш җыю эшләренең арышы белән танышты. Аерым алганда, Татарстан Президенты Әлки районында вертолеттан «Южное Алькеево» АПК, «Хузангаевский» хуҗалыгын, «Восточное Алькеево» һәм «Центральное Алькеево» АПК кырларын карап чыкты. Каргалы авылы янында Әлки муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International