Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген берничә муниципаль районга эшлекле сәфәргә бара. Исегезгә төшерик, республика Президенты II халыкара яшьләр белем бирү форумы «Сәләт» (Алексеевск районы, Биләр авылы) эшендә катнашты. Биләрдән Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районы кырларын карарга юнәлде. Сәфәрдә аны ТР Премьер-министры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков озата бара.
"Сәләт" яшьләр форумы масштаблары "Созвездие-Йолдызлык" фестивале масштабларына хәтле җитәргә тиеш, форумда катнашучылар саны унышар мең кеше санына кадәр артырга тиеш. Әлеге фикерне бүген ТР Алексеевск районында урнашкан форум мәйданчыгында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Союздаш дәүләтнең Дәүләт секретаре Григорий Рапота белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Сүз киртәләү өчен дивар панельләре һәм эчке диварлар өчен панельләр эшләп чыгару буенча производство комплексын оештыру инвестицион проекты турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "МЕТТЭМ" компанияләре төркеме президенты Виктор Сапрыкин очрашуда сөйләштеләр. Очрашу Татарстан республикасы Хөкүмәт Йортында үзды. «МЕТТЭМ» компаниясе якынча инде 24 елдан артык эшләп килә, бүген компанияләр төркеменә егермегә якын инновацион проект керә(www.mettem.org). Киртәләү өчен дивар панельләре һәм эчке диварлар өчен панельләр эшләп чыгару буенча производство комплексын оештыру инвестицион проектын кече һәм урта бизнес субъектлары өчен шартлар тудырылган "Чистай" индустриаль паркы мәйданчыгында тормышка ашыру тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Биектау муниципаль районында булды. Сәфәр барышында ул бөртеклеләр кырларын карады, урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Республика Президентын ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин озата йөрделәр. Вертолетта очып Рөстәм Миңнеханов "Правда" ҖЧҖ (Медаль авылы), "Татмелиорация-Агро" ҖЧҖ (Кече Рәс авылы, Суыксу авылы), "Высокогорская" агрофирмасы ҖЧҖ (Дөбъяз авылы) авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кырларын карады.