ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2013 ел
дүшәмбе

Иннополис, Кама инновацион кластеры һәм инжиниринг үзәкләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә катнашучылар сөйләште. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, анда шулай ук Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары Андрей Иванов катнашты.

Бүген Казанга Барселонадан су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты флагын китереп җиткерделәр. Бу вакыйгага багышланган тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.


4
август, 2013 ел
якшәмбе

Яңгырлар яву сәбәпле, республикада бөртеклеләрне җыеп алу темплары үткән елгы күрсәткечләрдән 2 тапкырга калыша. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислгендә үткән атналык республика киңәшмәсендә ТР вице-премьеры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.


3
август, 2013 ел
шимбә
Бүген Төмәндә XIII федераль Сабантуй узды. Бәйрәм чараларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев катнаштылар. 
Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов бүген Төмәнгә эш визиты кысаларында Җәмигъ мәчетендә һәм Татар мәдәнияте үзәгендә булды. Аны Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев озатып йөрде.

2
август, 2013 ел
җомга
Бүген “Салават” җыр театрының 25 нче сезонындагы икенче концерты булды. Ул Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, атаклы җырчы Салават Фәтхетдинов җитәкчелегендә барды.

Салават Фәтхетдиновның концертлары 25 нче тапкыр 1августтан 15 нә кадәр гадәттәгечә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уза.

Җыр театрының 25 еллыгына багышланган бүгенге бәйрәм тамашасында Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм аның хатыны Сәкинә ханым да бар иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Төмәнгә эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы белән Төмән өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды. Документка имзаны Рөстәм Миңнеханов һәм Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев салды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмәнгә эш визиты белән килде. Иртәгә ТР Президенты сәфәре кысаларында XIII федераль Сабантуенда катнашачак, ә бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Төмән өлкәсе губернаторы Владмир Якушев Татарстан Республикасы сәнгать вәкилләренең концертын карадылар.

Бүген Яшел Үзәндә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган тантанада “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика хәйрия акциясенә старт бирелде. Чарада ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Энгель Фәттахов, Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин һ.б катнашты. Мохтаҗлык кичергән гаиләләр балаларын мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итүне күздә тоткан әлеге хәйрия акциясе республикада инде 7 нче ел уздырыла.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Яшел Үзән районына эш сәфәрен каладагы «Родина» мәдәният сараен ачу тантанасыннан башлап җибәрде. 70 елга якын тарихы булган әлеге мәдәният учагы төзекләндерү эшләренә инде күптән мохтаҗлык кичергән. Бүген ул капиталь төзекләндерү эшләреннән соң кабат ишекләрен ачты. Бина ачылышына кадәр Рөстәм Миңнеханов һәм Президентны бу сәфәрендә озатып йөрүче затлар мәдәният йорты каршында балаларның иҗат һәм спорт мәйданчыклары эшчәнлеге белән танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International