Татарстан кырларында һава торышы уңышны җыеп алырга уңай шартлар тудырмый, ләкин республика җитәкчелеге урып-җыю кампаниясенең уңышлы тәмамлануына өметләнә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың Мөслим, Актаныш һәм Минзәлә районнарына эшлекле сәфәреннән соң белдерде.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың көнчыгыш районнарына урып-җыю эшләре барышы белән танышу максатында барды. ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов белән ТР Президенты кырлар өстеннән очып узды һәм Мөслим районы аграрийлары белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президентф Рөстәм Миңнеханов “Россельхозбанк” ААҖ идарә рәисе урынбасары Эдуард Иссопов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнаштылар.
Кичә, 2013 елның 5 августында, 62 нче яшендә “Татарстан Республикасының Электрон Хөкүмәте” проекты идеологларының берсе, TatCenter.ru эшлекле порталын булдыручыларның берсе, икътисад фәннәре докторы Александр Николаевич Юртаев вафат булды. 12 елдан артык, 1998-2011елларда, Александр Юртаев ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы булып эшләде, соңыннан – Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында, ул дәүләт идарәсен мәгълүматлаштыруга, шул исәптән, “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” проектын гамәлгә кертүдә зур өлеш кертте.
Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Генераль Штабы начальнигы - Россия Федерациясе Оборона министрының беренче урынбасары, армия генералы Валерий Герасимов белән бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов, ТР Иминлек советы секретаре Валерий Власов катнаштылар.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләр 54 республика кешесенә тапшырылды.